Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Салым хезмәтендә – Ачык ишекләр көннәре

Салым хезмәте салым түләүчеләр - физик затлар өчен 18 ноябрь, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрь, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көннәре үткәрә. Бирегә килүчеләр физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртипләре турында күбрәк белә алачаклар. Милек салымын кем...

Салым хезмәте салым түләүчеләр - физик затлар өчен 18 ноябрь, җомга көнне 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 19 ноябрь, шимбә көнне 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Ачык ишекләр көннәре үткәрә. Бирегә килүчеләр физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын исәпләү һәм түләү тәртипләре турында күбрәк белә алачаклар. Милек салымын кем түләргә тиеш, нинди срокларда, нинди ставкалар һәм ташламалар кулланыла - салым хезмәте белгечләре шушы һәм гражданнарны кызыксындырган башка сорауларга җавап бирәчәкләр. Теләгән һәркем биредә Россия Федераль салым хезмәтенең "Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты" интернет-сервисында теркәү уза алачак. Үзең белән шәхесне раслаучы документ, физик затны исәпкә кую турындагы таныклыкның төп нөсхәсе һәм күчермәсе/ исәпкә кую турындагы язу (уведомление) булуы шарт.

Салым хезмәте белгечләре махсус салым түләүчеләр өчен милек салымы һәм Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн-сервислары мәсьәләләре буенча семинарлар үткәрәчәк.

10нчы районара салым хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев