14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Казанда бер машина Ленин дамбасыннан елгага "очкан" (ФОТО)
Бүген 112 хезмәте бердәм номерына Казанның Ленин дамбасында өч автомобиль бәрелешүе турында хәбәр алынган, дип яза Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе. Бәрелешкән автомобильләрнең берсе дамбадан Казансуга төшкән. Юл-транспорт казасы аркасында бер ир-атның зыян күргәнлеге билгеле. Татар-информ
-
Сәрдекбаш мәктәбенең кар шәһәрчеге күз явын алырлык (фото)
Әлеге фотоларны безгә Заһид Мөхәммәдҗанов юллады. "Яңа елны каршыларга дуслар жыелды. Зөлфия апа Шакирова ясаган сыннар", - дип язылган хәбәрдә.
-
Игътибар: 30 градуска кадәр суыта!
Татарстанның әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикага аномаль суыклар килүен хәбәр итә. Бүген төнлә минималь температура -30 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Алдагы көннәрдә уртача температура нормадан 9 градуска түбәнрәк булачак. Синоптиклар фаразларына карасаң, суыклар 23 декабрьгә кадәр сакланачак. Бу уңайдан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы да сак һәм уяу булырга чакыра. Артык...
-
Кукмарада “Чыршы” операциясе бара
Яңа ел бәйрәме чорында ылыслы агачларны законсыз кисүләрне кисәтү, аларны саклау һәм сату очракларын ачыклау, район территориясенә башка төбәкләрдән агачларны яшерен рәвештә алып керүләргә юл куймас өчен 31 декабрьгә кадәр районда "Чыршы" операциясе уздырыла. Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүчеләр турында 2-70-80, 2-65-38, 02 телефон номерларына хәбәр итә аласыз.
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары “Шәфкать”тә концерт куйды (фото)
Инвалидлар декадасы кысаларында "Шәфкать" үзәгендә "Бергә күңелле" дигән концерт үтте. Биредә тернәкләнү узучы балалар янына Кукмара сәнгать мәктәбе укучылары килде. Ул көнне үзәк скрипка, фортепионо, баян, флейта, гитара моңнарына күмелде, шулай ук матур җырлар да яңгырады.
-
Олыяз авылында яшәүче Зәкия әби Гарипова окоп та казыган, трактор да иярләгән
Тышта унбиш градус салкын. Өйдәге җылыдан тәмам эреп, кәнәфигә чумып утырам. Тәрәзәдән дә берән-сәрән кешеләр үткәне генә күренә. И-и, рәхәт, тыныч тормышта яшибез инде, дим. Немец илбасарларына каршы 30-45 градуслы зәмһәрир суыкларда көрәшкән, Казан артында окоплар казырга җибәрелгән ватандашларыбыз ничек түзгән икән? Бу уйлардан җаным өшеп киткәндәй була. Мәгълүм булганча,...
-
“Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нигъмәтуллина: “Театрның балалар тәрбияләүдә роле зур”
Казан шәһәренең Тинчурин исемендәге театр залында быел республикада беренче тапкыр оештырылган "Сәйяр" фестиваль-бәйгесенең йомгаклау өлеше булды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 220дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән Кукмара районыннан бердәнбер катнашучы Кукмара бистәсенең дүртенче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган "Сәйлән" театр коллективы 3-7...
-
Бәла аяк астында: коены кем ябар? (фотолар)
Поселогыбызның Ленин урамында, "Энергосбыт" оешмасы янындарак юл кырыенда ук канализация коесы ачык тора, дип борчылып шалтыратты безгә кичә газета укучыбыз. Бу хакта поселок башкарма комитетына, "Инженерлык челтәре" оешмасына хәбәр иттек. Бүген үзебез барып карарга булдык. Кое һаман да ачык тора, игътибарлы булмасаң, кар өеме арасыннан күренмәскә дә мөмкин. Уйланып барган...
-
Зур Кукмара егете Казанда танылды
Күптән түгел якташыбыз Муса Гаянов Казан шәһәрендә узучы традицион "Татар егете - 2016" конкурсында катнашты һәм әлеге конкурсның җиңүчесе булды. Зур Кукмара авылы егете 6 сыйныфка хәтле Кукмараның 4 нче урта мәктәбендә белем алып, инде өченче елын Казанның 7 нче номерлы сәләтле балалар лицей-интернатында укый. Әнисе Лилия ханым әйтүенчә, Мусаны...
-
5000 сум акча пенсионерларга кайчан бирелә?
2017 елның гыйнварында барлык пенсионерларга түләнәчәк 5000 сум күләмендәге акчалар гыйнвар аеның икенче яртысында биреләчәк. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми. Әгәр пенсионер ике пенсия ала (мәсәлән, хәрби пенсионер), ягъни берсен - Пенсия фонды, икенчесен көч ведомстволары аша ала икән,...
-
Лубян көллияте студентларының хыялы – “Европага тәрәзә ачу”
Быел яз көне Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда, төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн дигән алты эре блокка бүленгән "Яшь профессионаллар" милли чемпионатының "Ландшафт дизайны" юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясап, икенче-өченче урыннар белән кайткан иде. Алдагы конкурска исә көллияттән дүрт команда барырга әзерләнә. -Көллияттә бүгенге...