Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Лубян көллияте студентларының хыялы – “Европага тәрәзә ачу”

Быел яз көне Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда, төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн дигән алты эре блокка бүленгән "Яшь профессионаллар" милли чемпионатының "Ландшафт дизайны" юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясап, икенче-өченче урыннар белән кайткан иде. Алдагы конкурска исә көллияттән дүрт команда барырга әзерләнә. -Көллияттә бүгенге...

Быел яз көне Лубян урман-техник көллиятеннән ике команда, төзелеш, сәнәгать, IT хезмәтләр, гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү, иҗат һәм дизайн дигән алты эре блокка бүленгән "Яшь профессионаллар" милли чемпионатының "Ландшафт дизайны" юнәлеше буенча уңышлы чыгыш ясап, икенче-өченче урыннар белән кайткан иде. Алдагы конкурска исә көллияттән дүрт команда барырга әзерләнә.

-Көллияттә бүгенге көндә 300дән артык студент белем ала. Без өч төрле юнәлештә белгечләр әзерлибез. Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше һөнәрен үзләштерергә теләүчеләр бигрәк тә күп. Чөнки авыл җирлекләрендә, шәһәрләрдә парк-скверларны, урамнарны, бакчаларны, шәхси хуҗалыкларны төзекләндерү өчен махсус дизайн белеме булган яшьләр бик кирәк. Студентларыбыз Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә генә түгел, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә дә практикалар узалар, белем алуларын югары уку йортларында дәвам итәләр, - ди директор Афанасий Данилов. - Тырыш, актив егет-кызларыбыз "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча милли чемпионатта өченче ел рәттән катнашалар. Киләсе бәйгедә дә сынатмаслар, һөнәри осталыкларын лаеклы күрсәтерләр дип ышанам.

Чемпионатка хәзерлек эшләре сентябрь аеннан ук башланган. Студентлар гамәли дәресләр өчен махсус җиһазландырылган бүлмәдә шөгыльләнәләр. Без килгәндә дә остаханә кырмыска оясын хәтерләтә иде. Егет-кызларның баш күтәрергә дә вакытлары юк - һәммәсе эштә. Берсе пычкы белән такта кисә, икенчесе кадаклый, өченчесе чәчәк утырту өчен клумба ясый, брусчатка җәя...

Эштән бушаган арада студентлар белән дә аралашып алдык.

-Без көллиятнең дүртенче курсында белем алабыз. Биредә уку бик ошый. Кызыклы һәм бүгенге көндә аеруча кирәкле булган һөнәр сайлавыбызга сөенеп бетә алмыйбыз, - диләр "Яшь профессионаллар" чемпионаты җиңүчеләре Ангелина Толмачева һәм Александр Блохин. - Ландшафт дизайны буенча гамәли дәресләрне көллият укытучылары Наил Сираҗетдинов һәм Наталья Сираҗетдиновалар алып бара. Алар безне төгәллеккә, игътибарлылыкка өйрәтәләр, дизайн серләренә төшендерәләр. Быел яз көне узган чемпионатта шартлы сызымны "уку", брусчатка түшәү, чәчәк клумбасын бизәү һәм башка биремнәрне үтәргә туры килде. Өч көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми эшләдек. Шулай ук бәйгедә техника куркынычсызлыгын саклау, командада эшләү дә экспертлар тарафыннан исәпкә алынды. Киләсе елга узачак чемпионатка да ике ай тирәсе генә вакыт калып бара. Шуның өчен хәзерге вакытта бар игътибарны конкурска әзерләнүгә юнәлтәбез: узган чемпионатта тәкъдим ителгән эшләрне кабатлап башкарабыз, тырышып инглиз телен өйрәнәбез, аерым фән укытучылары белән үткән материалларны, терминнарны кабатлыйбыз. Чөнки без, булачак дизайнерлар, ландшафт төзелеше белән бәйле булган һәр эшнең нечкәлеген үзебезнең биш бармагыбыз сыман белергә тиеш. Бары тик шул очракта гына уңышларга ирешергә була.

-Ландшафт төзелеше буенча теоретик һәм гамәли дәресләрне укучылар

теләп, күңел биреп үзләштерәләр. Чемпионатта катнашу да алар өчен зур мәртәбә. Шуның өчен һәркем үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә, биремнәрне җентекләп, төгәл итеп үтәргә тырыша. Быел бу эшкә беренче курслар да җәлеп ителде. Үзара конкурентлык зур. Иң уңган-булганнарны сайлап алачакбыз һәм алар 1-3 февральдә Казанда узачак World Skills Russia төбәк чемпионатында көллият данын яклаячаклар, - ди командаларны бәйгегә әзерләүче укытучы Наталья Сираҗетдинова.

Көллияттә белем алучы студентлар мәдәният-сәнгатьтә, спортта да сынатмыйлар, кул эшләнмәләре, аеруча талчыбыктан үрелгән кәрҗиннәре белән төрле конкурс-бәйге, күргәзмәләрдә дә һәрдаим катнашып киләләр. Производствога өйрәтү мастеры Наталья Иванова кул астында чыбыктан сәнгать эшләнмәләре ясау дигән өстәмә һөнәр үзләштерүче егет-кызлар янында да булдык.

-Мин көллиятнең бакча-парк һәм ландшафт төзелеше бүлегендә дүртенче курста укыйм. Тал чыбыгыннан үрергә биредә өйрәндем, - ди Үрәсбаш авылы кызы Ләйсән Мамаева. - Хәзер куллар шулкадәр шомарды ки, уртача зурлыктагы кәрҗинне ярты көн эчендә үреп куям. Әлеге шөгыль организм өчендә бик файдалы: киеренкелекне бетерә, кул чугы, бармакларга физкультура да әле ул. Өстәмә һөнәрем тормышта һичшиксез кирәк булыр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев