Бәла аяк астында: коены кем ябар? (фотолар)
Поселогыбызның Ленин урамында, "Энергосбыт" оешмасы янындарак юл кырыенда ук канализация коесы ачык тора, дип борчылып шалтыратты безгә кичә газета укучыбыз. Бу хакта поселок башкарма комитетына, "Инженерлык челтәре" оешмасына хәбәр иттек. Бүген үзебез барып карарга булдык. Кое һаман да ачык тора, игътибарлы булмасаң, кар өеме арасыннан күренмәскә дә мөмкин. Уйланып барган...
Поселогыбызның Ленин урамында, "Энергосбыт" оешмасы янындарак юл кырыенда ук канализация коесы ачык тора, дип борчылып шалтыратты безгә кичә газета укучыбыз. Бу хакта поселок башкарма комитетына, "Инженерлык челтәре" оешмасына хәбәр иттек. Бүген үзебез барып карарга булдык. Кое һаман да ачык тора, игътибарлы булмасаң, кар өеме арасыннан күренмәскә дә мөмкин. Уйланып барган кеше юл чыкканда төшеп китмәс дип кем әйтә ала? Ә инде юл читеннән кар ерып йөрергә ярата торган балалар өчен әлеге шактый тирән кое аеруча зур куркыныч тудыра. Бәла аяк астында дигән әйтем бу очракта бик урынлы. Җаваплы оешма тиз арада тиешле чарасын күрер, дип ышанабыз.
Г.Миннеханова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев