14 сентябрь 2015 яңалыклары
-
“Хезмәт даны” – иң уңышлы эшләүче газеталарның берсе
Римма Ратникова,Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары: -Минем балачагым һәм үсмер елларым Кукмарада үтте. Шуңа күрә район газетасы минем күңелемдә аерым урын алып тора, аның белән бәйле күп кенә җылы истәлекләр саклыйм. Беренче тапкыр редакциягә шигырь алып килгән көнем әле бүгенгедәй хәтеремдә. Студент елларымда да мин биредә күп тапкырлар практика...
-
Кукмараның Нур Баян урамында "Ишегалды бәйрәме" узды (+Фото)
Бәйрәмдә халык бик күп иде. Өлкәннәр дә, яшьләр һәм балалар да кич буе ял итте, күңел ачты. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт та һәркемнең күңеленә хуш килде. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев та катнашты. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Иске редакция тавы (1960 еллар, хәтер-хатирә)
Без, Туеш ягы малайлары, күп вакытта иске редакция урнашкан бина янында кышны чаңгы, чана, тимераякта шуып, бозда туплы хоккей уйнап уздырдык. Ул тауны редакция тавы дип атыйлар иде. Бирегә ФЗУ курсантлары да чаңгы шуарга төшә иде. Тимер юл күперенең текә тавыннан итекле чаңгыда төшеп, кардан ясалган траплиннан кем ераграк сикерә...
-
Безгә – 85. Матбугат ветераннары сөйли
Раушания МӘРДАНОВА: -Миңа өч редактор белән эшләү насыйп булды: Әхмәт Фәтхуллин, Расим Ризванов, Мирзәхмәт Идрисовлар. Җитәкчебез кем генә булса да, бик тату, матур эшләдек. Элеккеге хезмәттәшләр Шаһинур Мостафин, Габделбәр Ризванов, Рәйсә Баһавиева һәм башкалар - һәрберсе күңелдә калган. Газетаны типографиядә кулдан җыеп чыгарган авыр вакытларга да туры килдек. Әзерләнә торган...
-
Кукмарада сайлучыларның 97,44 проценты үз тавышын Рөстәм Миңнеханов өчен биргән
Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча кичә районда 71 сайлау участогы эшләде. Сайлауда барлык сайлаучыларның 95,55 проценты үз тавышын бирде. Шул исәптән, сайлаучыларның 97,44 проценты Рөстәм Миңнехановка, 0,62 проценты Рушания Билгильдеевага, 1,68 проценты Хафиз Миргалимовка, 0,26 проценты Руслан Йосыповка ышаныч белдерде. -Гомумән алганда, районда сайлаулар тыныч, бердәм рәвештә...
-
Бүген “Хезмәт даны” газетасына – 85 яшь! Бәйрәмебез белән, дуслар!
Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген моннан 85 ел элек, 1930 елның 14 сентябрендә "Колхозчы" исеме астында район газетасының беренче саны дөнья күрә. Аның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин Бөек Ватан сугышында Александр Матросов батырлыгын кабатлап һәлак була. Төрле елларда "Колхоз, алга", "Большевик", "Кызыл Кукмара", "Коммунизм таңы", ә 1965 елдан "Хезмәт даны" (Трудовая слава)...
-
Кукмара район Советы һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре, җитәкчеләр атнаны иртәнге гимнастикадан башлады (+Фото, ВИДЕО)
"Президент белән бергә!" республика иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Республика советы теләктәшлегендә 14 сентябрь көнне "Көзге шәфкатьлелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" дигән акция игълан ителде. Акция кысаларында район җитәкчесе Сергей Димитриев белән берлектә район Советы, Башкарма комитет хезмәткәрләре, оешма-предприятие җитәкчеләре иртәнге гимнастикага чыкты.
-
Рөстәм Миңнеханов сайлауларда 94,53 % тавыш җыйды
14 сентябрь иртәсенә Татарстан сайлау участокларында беркетмәләрнең 96,65 %ы эшкәртелгән. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге саннар белән таныштырды. - Эшкәртелгән беркетмәләрнең республикадагы иң югары вазифага - Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышларның күрсәткечләрен болайрак билгеләнде: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160...
-
Ядегәрдә мәдрәсә ачыла
17 сентябрьдә, сәгать 10.00да, Ядегәр авылында мәдрәсә ачыла. Газиз кардәшләребезне бәйрәмдә көтеп калабыз. Гаяз САБИРҖАНОВ, Ядегәр авылы имам-хатыйбы
-
Аш-Буҗида “Мәрхәмәтлелек атналыгы” узды
Аш-Буҗи авылы китапханәчесе Алсу Ярмиева, "Мәрхәмәтлелек атналыгы" кысаларында, беренче сыйныф укучылары өчен махсус әзерләнгән тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате барышында төрле кызыклы уеннар уйнатылды. Укучылар мәрхәмәтлелек турында презентация карадылар. Укучыларга әлеге тәрбия сәгате бик ошады.