ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин әлеге саннар белән таныштырды.
- Эшкәртелгән беркетмәләрнең республикадагы иң югары вазифага - Президентлыкка кандидатларга бирелгән тавышларның күрсәткечләрен болайрак билгеләнде: әлегә "Бердәм Россия" партиясе тарафыннан тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнеханов - 94,53 % (2 160 611) тавыш, КПРФ партиясе вәкиле Хафиз Миргалимов - 2,53 % (57797), "Справедливая Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Рушания Билгильдеева - 1,62 % (36959), ЛДПР партиясе вәкиле Руслан Йосыпов 0,8 % (18282) җыйды. Хәзерге вакытта 100 сайлау участок комиссиясендә беркетмәләрне эшкәртәсе калды. Әлеге эш 1-1,5 сәгать эчендә төгәлләнергә тиеш. Шуннан соң гына азаккы мәгълүматлар белән танышып булачак.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов өчен иң күп тавышны Буа (99,71 %) һәм Әлки (99,68 %) районнары биргән. Аз тавыш бирүче районнар - Бөгелмә ( 87,35 %) һәм Яшел Үзән (85, 73 %).
Нет комментариев