14 август 2015 яңалыклары
-
Рамил Шарапов икенче тапкыр әти булды
Шушы көннәрдә юмор остасы Рамил Шарапов социаль челтәрдә: "Ура! Мин икенчегә әти булдым! Матурым, бик зур рәхмәт сиңа улым һәм кызым өчен! Аллага шөкер!" - дип язып куйган. Кыз баланың авырлыгы - 3200 кг, буе - 53 см. Сабыйга Рамилнең тормыш иптәше Земфира Линара дигән үзенчәлекле исем сайлаган. "Улыма Раян...
-
Кукмарага Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова килде (+Фото)
Бүген Кукмарада якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова булып китте. Башкала кунагы һәм район җитәкчесе Сергей Димитриев Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагеренда өченче сменада ял итүче балаларның әти-әниләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә алып бардылар, балалар белән аралаштылар. Римма...
-
Эшнең ояты юк...
Бүгенге тормышыбызны элеккесе белән чагыштырырлык та түгел: бик мул һәм җитеш заманда яшибез. Ләкин, кибеттә товар ничек кенә күп булмасын, аны бушлай бирмиләр һәм матур, җитеш тормышта көн итим дигәннәргә башын эшләтеп, алдын-артын уйлап, эш-кәсепкә дүрт куллап ябышырга туры килә. Дөрес, аерым һөнәр ияләре, күбесенчә укытучылар, журналистлар, табиблар, галимнәр, сәнгатькәрләр...
-
14 яшьлек кыз "Вконтакте"да BMW M3 автомобиле откан
"Вконтакте" социаль челтәре аша әлеге призны оту өчен әллә ни зур эш тә башкарырга кирәк булмаган. Барысы да - бәхет эше. "Вконтакте" өчен иң зур призны челтәрдәге популяр бер төркем уйнаткан. Призга дәгъва кылу өчен кулланучы әлеге төркемгә язылырга һәм хәбәрне башкаларга таратырга гына тиеш булган. Төп приз - өр...
-
Зур Кукмара китапханәсендә рәсемнәр бәйгесе узды
Зур Кукмара авылы китапханәчесе Гөлнур Хаҗиева, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергәлектә, төрле яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Һәр рәсемдә - кояш" дип исемләнгән рәсем бәйгесе үткәрде. Укучылар асфальтка ирекле темага рәсемнәр ясадылар, конкурсларда катнашып, бүләкләр оттылар. Китапханәче укучыларны танылган рәссамчылар белән таныштырды.
-
Хушлаштык. Тик бөтенләйгә түгел
Газетабызның 3 июль санында "Туганнарым белән күрешәсем килә" дигән язма басылган иде. Хәтерләсәгез, анда сүз Можга шәһәрендә яшәүче Резедә ханым турында бара. -Әсма әбием, Ярулла бабам, әтием Рәшит туып-үскән Югары Казаклар авылына кайтып киләсе иде. Җиде яшемдә әбигә ияреп кайтканым булды. Кечкенә идем бит: барысын аңлап, белеп бетермәгәнмен. Шуннан соң...
-
Кукмараның Гафиятуллин урамындагы йортларның берсендә янгын чыккан
10 августта, кичке сәгать уннар тирәсендә, поселокның Гафиятуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә бер фатирга зыян килә. Тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте Кукмара һәм Балтач районнарының янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән тикшерүчесе Эльбрус Әхмәтҗанов. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&
-
Бәхетле буласың килсә...
Бәхетле булыр өчен сиңа нәрсә җитми? Акча юклык, яки буең кыскарак булу комачау итәдер, бәлки туганнарың белән күптән күрешкәнең юктыр? Эзләсәң, сәбәпләрне күп табып була. Тик... Уйлап карасаң, үзеңне бәхетле итәр өчен хезмәт хакы алыр көн ерак булу да, туганнарыңны юксыну да сәбәп була алмый. Кешене бәхетле итә торган башка...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр
7 августка Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): Кукмара агрофирмасыннан Расим Җәләев (ДОН-1500) - 15. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев (Мега) -10,5. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Тәлгать Гобәйдуллин (Мега) - 9,97. Игеннәрне теземнәргә салучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): Кукмара агрофирмасыннан Нургали Ганиев (СК-5+ЖРБ-4,2) - 14. «Тойма» ширкәтеннән Роберт Фәтхрахманов (Нива ЖВН-6) -10,2...