Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хушлаштык. Тик бөтенләйгә түгел

Газетабызның 3 июль санында "Туганнарым белән күрешәсем килә" дигән язма басылган иде. Хәтерләсәгез, анда сүз Можга шәһәрендә яшәүче Резедә ханым турында бара. -Әсма әбием, Ярулла бабам, әтием Рәшит туып-үскән Югары Казаклар авылына кайтып киләсе иде. Җиде яшемдә әбигә ияреп кайтканым булды. Кечкенә идем бит: барысын аңлап, белеп бетермәгәнмен. Шуннан соң...

Газетабызның 3 июль санында "Туганнарым белән күрешәсем килә" дигән язма басылган иде. Хәтерләсәгез, анда сүз Можга шәһәрендә яшәүче Резедә ханым турында бара.

-Әсма әбием, Ярулла бабам, әтием Рәшит туып-үскән Югары Казаклар авылына кайтып киләсе иде. Җиде яшемдә әбигә ияреп кайтканым булды. Кечкенә идем бит: барысын аңлап, белеп бетермәгәнмен. Шуннан соң тормышым бер эздән тәгәрәде дә тәгәрәде: мәктәп, институт, гаилә мәшәкатьләре, бала үстерү. Гомер үренә менгән саен нәсел-нәсәбеңне барлыйсың, үткәннәр искә төшә, туганнарның кадере арта икән. Аларның барлыгы турында мин сезнең газетада басылган "Барысына сугыш гаепле" дигән язманы очраклы рәвештә Интернет челтәреннән укыгач кына белдем. Хисләнүдән төне буе йокламадым, - дип елый-елый сөйләгән иде ул телефоннан.

Алда әйтелгән икенче мәкалә дөнья күргәннән соң редакциягә Кукмарадан Зөлфия Кәшәфиева шалтыратты.

-Ирем Фәләхетдиннең өченче буын туганы турында язгансыз икән бит. Икебез дә күз яшьләренә чыланып укыдык. Резедәнең телефон номерын әйтә алмассызмы, ифтар ашына чакырыр идек үзен, - диде ул ягымлы тавыш белән.

Сөйләшкәннәр, Резедә ханым чакыруны кабул иткән. Тормыш иптәше Миннегаян, улы Данис белән килде ул Кукмарага. Язмалар авторы буларак, үзем белән дә күрешеп, кичереш-тәэсирләре белән уртаклашты.

-Иң кадерле туганыбыз, дип каршы алдылар мине. Аллаһыбыз миңа юл ачты: иллеләп туган-тумача белән очрашу насыйп булды. Белсәгез иде, күңелемнең никадәр шатлык тойгысы белән тулганын! Аштан соң икенче көнне истәлекле сәяхәткә чыктык. Югары Казакларда өченче буын туганыбыз Райнур Хәкимҗанов гаиләсендә булдык. Бик әйбәт каршы алдылар. Үзбәкстанда яшәп кайткан икән алар. Өч ул һәм кыз үстергәннәр. Бу авылда әле әтиемне белүче Нәсимә апа яши икән. Ул Хәкимҗан бабайның (әтиемнең бабасы) нигезен күрсәтте. Шаккатмалы: утырткан алмагачы да исән әле. Хәкимҗан бабай белән Нәзифә әби хәлле тормышта яшәгәннәр, ике катлы өйләре, алма бакчалары булган. Ил өстенә килгән кайгы аларны да читләтеп узмаган: дүрт улларының дүртесе дә сугыш кырында ятып калган. Икесе өйләнгән булган, нәселне аларның оныклары дәвам итә. Ә мин бердәнбер кызлары Әсманың оныгы булуымны әйткән идем инде. Аннары яр астында аккан чишмә янына төштек, халык аны Хәкимҗан бабай чишмәсе, дип атый икән. Сөендем, билгеле, моңа. Бабам истәлеге булып челтерәгән чыганакның, "Бисмиллә" әйтеп, салкын суын эчкәч, үткәннәр авазын ишеткәндәй булдым. Ярулла бабам(сугышта һәлак булган) һәм Зиннәтулла бабай (әбинең икенче ире) нигезләрен дә күрдек.

Резедә ханым әтисенең туганнан туганнары Әюп һәм Наил абыйлары белән очрашуы турында да дулкынланып сөйләде. Алар белән башта ифтар ашында күрешкән, аннары өйләрендә кунак булган. Әюп Кәшәфиев - Аш-Буҗи авылында, Наил Вәлиев Олыязда яшиләр икән.

Олыязда шулай ук мәктәп музее җитәкчесе Зөлхәбирә апа Якупова белән очрашып, музейда үз нәселләренә кагылышлы экспонатлар, авылның Хәтер китабы белән танышуы, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында булулары турында да бәян итте Резедә ханым. Хәтер китабы өчен мәгълүматлар җыюга зур өлеш керткән мәктәп директоры Гомәр Хаҗиевны күреп рәхмәт әйтә алмавына гына көенде.

-Бу якларны, әби-бабалары яшәгән җирне белсен дип, улым Даниска күрсәтәсем килгән иде. Теләгем инде тормышка ашты. Туганнарыбыз белән исә элемтәләрне өзмәскә сүз куештык, - диде Резедә ханым, хушлашып. Тик бөтенләйгә түгел: тагын кайтырга вәгъдә бирде.

Галимнәр һәр кешенең бу дөньяда нәсел җепләре белән бәйле 193 мең туганы бар, дип исәпләп чыгарганнар.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев