14 май 2017 яңалыклары
-
Фәниянең ире армиядән «күчтәнәч» – яңа хатын алып кайта (гыйбрәт өчен)
Фәния карчыкның быел кече улы үлеп китте. Шуннан бирле кеше белән ачылып китеп аралашмас булды ул, үз эченә бикләнеп, уйланып, хәсрәтенә чумып йөри башлады. //Татарстан яшьләре// Авыр уйларыннан бераз онытылып торырга теләп, Фәния карчык капка төбенә чыгып утырды. Шулвакыт аның янына почтальон кыз килде. Карчыкның хәл-әхвәлен сорашкач, аңа кәгазь кисәге...
-
Биш вакыт намазны бергә җыеп уку дөресме? (Сорау-җавап)
"Үзем мөселман, намаз укыйм. Әмма еш кына намазларымны җыеп (казага калдырып) башкарырга туры килә. Эштә гыйбадәт кылу өчен мөмкинлек юк. Моның хөкеме нинди?" Казанда яшәүче Ренатның соравына башкаланың "Гаилә" мәчете имамы Нуршат хәзрәт Муллагалиев җавап бирә: - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Намаз - мөселманның иң төп вазифаларының берсе....
-
Ринат Рахматуллинны кибеттән куып чыгарганнар
Җырчы Ринат Рахматуллин, Омск шәһәренә баргач, кием-салым кибетенә кереп чыгарга уйлый. Тик җырчыны биредән куып чыгарырга маташканнар. Хәтта сакчы чакыртканнар! Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Ринатның үзеннән сорадык. "Омск шәһәренә артистлар белән концерт куярга бардык. Ул көнне Омскига иртән килеп төштек. 12 катлы зур кунакханәгә урнаштык. Шундагы сәүдә үзәгенә кереп,...
-
Сагынабыз сезне...
Нормабаш авылында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Билалетдин Җамалетдинов быелгы Җиңү көнен күрә алмыйча безнең арабыздан китеп барды. Аңа 90 яшь иде. Әтиебез сугыштан кайткач, гомере буе туган авылында җитәкче урыннарда эшләде: бригадир, ферма мөдире вазыйфаларын башкарды. Моннан җиде ел элек мәрхүм булган әниебез Рәшидә белән алты бала үстереп, барыбызга...
-
Аномаль һава торышы май аенда Россия халкын кабат гаҗәпләндерәчәк
Россиянең үзәк өлкәләрендә ял көннәренә җылы килде, әмма бу озакка түгел, дип хәбәр итә синоптиклар.
-
Чисталык үзебездән тора, ди кукмаралы Рафилә Фәттахова
"Бу Кукмарага килешми" акциясендә катнашып, үземнең фикеремне язарга булдым. Без Таҗи Гыйззәт урамында яшибез. Урам башында элек тирән һәм озын яр бар иде. Шушы якта торучы халык нинди чүбе бар, барысын шунда түкте. Бик күңелсез күренеш иде бу. 4нче мәктәпне төзегәч, мәктәп яны, аның тирә-юне матур булсын өчен ул ярны...
-
Этләрдә дә солдат язмышлары
Бөек Ватан сугышында дошманга каршы кешеләр генә түгел, хайваннар да көрәшкән. Фронтка атлар, хәтта этләр дә җибәрелгән. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, армиягә 60 мең эт алынган, алардан 168 отряд оештырганнар. Шартлаткычлар таккан этләр немец танклары астына ташланып, сугыш дәверендә 300 танкны юк иткәннәр. Бер этнең дошман бронепоездын шартлатып исән калуы...
-
Онытылмый батыр солдатлар
Мин Уразай авылында, әниемнең бабае йортында яшим. Әниемнән, әбиемнән һәм башка туганнардан һәм бабам калдырган язмалардан мин әлеге бабамның тормышы турында белдем һәм шул хакта сөйләргә телим. Әниемнең бабасы Фәтхетдин Низамов 1920 елда эшче гаиләсендә дөньяга килгән. Балачагы Уразайда үткән. 1941 елда ул басуда эшләгән, икмәк чәчкән, әмма аны җыеп...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.