Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Этләрдә дә солдат язмышлары

Бөек Ватан сугышында дошманга каршы кешеләр генә түгел, хайваннар да көрәшкән. Фронтка атлар, хәтта этләр дә җибәрелгән. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, армиягә 60 мең эт алынган, алардан 168 отряд оештырганнар. Шартлаткычлар таккан этләр немец танклары астына ташланып, сугыш дәверендә 300 танкны юк иткәннәр. Бер этнең дошман бронепоездын шартлатып исән калуы...

-Сугышны батальон фельдшеры буларак үткән, инде мәрхүм Камил абый Ярмиевның: "Яраланган сугышчыларны дошман уты астыннан җигүле этләр (кышын - чанага, җәен - махсус арбага) ярдәме белән алып чыга идек", - дип сөйләгәне онытылмый, - ди Олыяз мәктәбе директоры Гомәр Хаҗиев.

Поч.Кучук авылында яшәүче Равил абый Кәримов та бервакыт балачактагы эте турында сүз кузгатты. Германия гаскәрләре илебезгә басып кергән чакта аңа тугыз яшь булган. Гаҗәп: вакыйгаларны көненә кадәр төгәллек белән хәтерли.

-Ул чакта туган авылым Кызыл Октябрьдә яши идек. 1941 елның декабре. Авыл советы рәисе Сәгыйть абый Аймурзин үзе авыл буенча этләрне барлап йөрде: аларны җыеп җибәрергә дигән күрсәтмә килгән булган. Барлыгы унөч эт җыелды. Көрән төстәге, ярыйсы гына зур гәүдәле, 3-4 яшьлек Сарбаебыз бүгенгедәй күз алдымда. Гаилә әгъзасы кебек иде ул. Укытучыбыз Нәҗип абыйның хатыны Фатыйхабану апа белән без, унике малай, этләрне елый-елый Кукмарага алып киттек. Унбиш чакрым араны шулай кәефсез көе үттек. Хәзерге "Зилант" мәктәбе урынында ДОСААФ оешмасы урнашкан иде, этләрне шунда алып килдек. Әтиемне сугышка шуннан озатып калган идем, шуңа күрә күңелем тулды. Алга китеп әйтим: әтиемне башкача күрү насыйп булмады, батырларча үлеме турында хәбәре генә килде. Этләребезне биредә бәйгә утырттылар. Без аларга соңгы икмәк кисәкләрен биреп, кайтыр юлга кузгалдык: алда тагын унбиш чакрым юл көтә иде. Бичара этләр, безнең арттан иярергә талпынып, шыңшып калдылар. Тик сугышта батырлык күрсәтергә язмаган икән Сарбайга. Унбиш көн үттеме икән, иртән өйдән чыксам, баскыч төбендә утыра бахыр. Качып кайткан. Карыны ачкан: ашарга сорады. Этне эзләп килүче булмады тагын. Андый бер очрак турында ишеткән идем, ычкынып кайткан этне кире алып киткәннәр.

-Озак яшәдеме соң Сарбай? - дип сорадым Равил абыйдан.

-Кызганыч, шатлыгым озакка бармады, бүреләр алып китте аны. Ул чакта бу ерткычлар күп иде, авыл урамнарында йөрделәр хәтта, - дип җавап бирде ул.

Этләрнең фронтка алынуы турында тагын берничә өлкән кешегә шалтыратып сорашып караган идем, хәтерләүче булмады. Бу хакта хәрби комиссариатта да, туган якны өйрәнү музеенда да мәгълүмат юк икән. Эт кайгысы булмаган шул ул елларда! Ә менә хисчән малай күңеленә әлеге вакыйга гомерлеккә сеңеп калган.

Моннан тыш, сугыш вакытында этләр:

4 миллион фини фугас тапканнар,

300 эре шәһәрне миналардан арындыруда катнашканнар,

200 мең документны китереп җиткергәннәр,

8 мең чакрым телефон чыбыклары сузганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев