14 март 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов ялын балыкта үткәргән (ФОТО)
Татарстан Президенты бүген Instagram социаль челтәрендәге аккаунтына балыкчылар белән төшкән фотоларын урнаштырды. Кышкы балык тоту сезоны ябылырга күп вакыт калмады. Боз өстенә чыкканда сак булыгыз! Интертат.ру
-
Роспотребнадзор "кайнар линия" ача
Иртәгә, 15 мартта, Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе "кайнар линия" ача. Бөтендөнья кулланучылар көне уңаеннан Татарстан халкыннан мөрәҗәгатьләр 9:00-17:00 сәгатьләрдә (төш вакыты - 12:00-12:45) кабул ителәчәк. Телефон: (843)273-34-85. "Кайнар линия"нең темасы менюдан антибиотикларны төшереп калдыруга багышланачак. http://intertat.ru
-
Кукмарада юл фаҗигасендә өч яшьлек бала зыян күргән
10 мартта, кичке сәгать 19.10да Кукмара-Янсыбы-Аш.Буҗи-Мәчкәрә юлының 18нче чакрымында юл фаҗигасе була. "Лада Калина" автомобилендә Аш.Буҗидан Купка авылы ягына таба хәрәкәт итүче 24 яшьлек шофер, юл йөрү кагыйдәсен боза һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә төшеп каплана. Автомобильдә, шофердан тыш, тагын өч пассажир: 20 яшьлек ханым, ике һәм...
-
Күкшелдә яшәүче Вакилова Минҗиһан әбигә бүген 103 яшь тулды (+Фотолар)
Бик күп кайгы-хәсрәтләр кичерүгә карамастан, әле дә яшь кызлар кебек җитез Минҗиһан әби килене Люция,оныгы Айзат, Айзатның хатыны Светлана тәрбиясендә яши. Минҗиһан әби кунаклар килгәнне бик ярата, үзедә кунакларга йөри... "Тормыштан бик канагатьмен, Ходаемнан көн дә балаларыма бәхет-шатлык, тәүфыйк сорыйм", - ди 103 яшьлек Акъәби. Минҗиһан әбигә сәламәтлек, озын гомер,...
-
Балыклы үзешчәннәре спектакль куйды
Балыклы авылы үзешчәннәре "Гармун белән скрипкә" спектакле белән Балыклы - Олыяз авылы халкына чын бәйрәм ясады. Өч көндә тупланган 26 мең сум акча бу төбәктә яшәүче авыруларга хәйрия ярдәме буларак бирелгән. Спектакльне сәхнәләштерүче Олыяз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Багавиева Айсылу Мансур кызы. Айсылу ханым туплаган театраль төркемдә авыл җирлеге башлыгы, почта...
-
Кайсы районнар акчаны күбрәк алачак? (ТАБЛИЦА)
Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли - шул акчаны да күбрәк ала. Бу язмада без 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән әлеге рейтингка анализ ясыйбыз. Авыл хуҗалыгы тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү...
-
Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте
Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында муниципаль район территориясендә җир бирү һәм аларны исәпкә куюда коррупциягә бәйле хокук бозуларны кисәтү, үзкертем акчаларын нәтиҗәле файдалану, хокук саклау яки контроль-күзәтчелек итү органнарыннан җирле үзидарә органнарына килгән актлар буенча башкарылган эшне анализлау мәсьәләсе каралды. Шулай ук коррупция очракларын ачыклау максатыннан үткәрелгән...
-
Кукмарада наркоманиягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы үткәрелде
Анда наркомания белән бәйле җинаятьләрне кисәтү, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә чик кую, наркоманияне кисәтү буенча район программасын үтәү максатыннан Нырья җирлегендә халык арасында алып барылган эш нәтиҗәләре, белем бирү учреждениеләрендә "Уңышка юл" проектының үтәлеше һәм башка мәсьәләләр каралды.