Кукмарада юл фаҗигасендә өч яшьлек бала зыян күргән
10 мартта, кичке сәгать 19.10да Кукмара-Янсыбы-Аш.Буҗи-Мәчкәрә юлының 18нче чакрымында юл фаҗигасе була. "Лада Калина" автомобилендә Аш.Буҗидан Купка авылы ягына таба хәрәкәт итүче 24 яшьлек шофер, юл йөрү кагыйдәсен боза һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә төшеп каплана. Автомобильдә, шофердан тыш, тагын өч пассажир: 20 яшьлек ханым, ике һәм...
10 мартта, кичке сәгать 19.10да Кукмара-Янсыбы-Аш.Буҗи-Мәчкәрә юлының 18нче чакрымында юл фаҗигасе була. "Лада Калина" автомобилендә Аш.Буҗидан Купка авылы ягына таба хәрәкәт итүче 24 яшьлек шофер, юл йөрү кагыйдәсен боза һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә төшеп каплана. Автомобильдә, шофердан тыш, тагын өч пассажир: 20 яшьлек ханым, ике һәм өч яшьлек балалар була. Шофер үзе, өч яшьлек малай төрле җәрәхәтләр алалар. Бала район үзәк дәваханәсенә җибәрелә.
Автомобиль йөртүчеләр, юлларда игътибарлы һәм сак йөрсәгез, тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез иде. Гомерләрнең бер генә бирелүен онытмыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев