13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмарада иртәгә “Кичке уен” була
Иртәгә, кичке сәгать 20.00дә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда "Кичке уен" була. Җырлы-биюле күңел ачу чарасын Иске Юмья, Нырты авыл җирлекләренең үзешчәннәре оештыра. Шулай ук Ош.Юмья, Югары Юмья үзешчәннәренең дә чыгышлары булачак. Программада төрле уеннар, дискотека да бар, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме. Рәхим итегез!
-
Манзараста чупакабра йөргән (фото)
(Кукмара, 13 сентябрь, "Хезмәт даны"). -Кичә көндезге якта өй ишеген ачып чыгуга, баскычта басып торучы бер ямьсез җан иясен күреп, имәнеп киттем. Күңелемә шунда ук: "Әллә чупакабра дигәннәре шушымы икән?" - дигән уй килде. Песигә дә, эткә дә ошамаган иде ул: башы зур, колаклары тырпаеп тора, тиресе йонсыз, сыр-сыр булып...
-
"Аква-Трейд" җәмгыяте оештырган акциянең җиңүчесе Грециягә барачак (фото, видео)
"Кукморский" һәм "Kukmara" сәүдә маркалары астында1,5 һәм 0,5 литрлы шешәләрдә 17 төрле лимонад һәм "Кукмара" суы җитештерүче "Аква-Трейд" җәмгыяте татлы су яратучылар арасында "Сатып алдым. Ачтым. Юллама!" дигән акция игълан иткән иде. 1 марттан 31 августка кадәр дәвам иткән акциягә шушы көннәрдә йомгак ясалып, аның җиңүчесе билгеле булды. Кукмарада яшәүче...
-
“Карендәшләр” ансамбле фестивальдән диплом белән кайтты (фото)
Югары Чура җирлегенең "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле Яшел Үзәннең Зөя утравында узган "Бәрмәнчек бакчасы" республика конкурс-фестивалендә катнашып, диплом һәм Татарстан мәдәният министрлыгының истәлек бүләкләре белән кайтты, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Юл һәлакәте: шоферның исән калуы – могҗиза (+фото)
Әлмәт районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган - бер машина фура астына кергән. Фаҗига бу көннәрдә Казан -Оренбург юлының 287 нче чакрымында, Карабаш тирәсендә булган, дип яза "Әлмәт таңнары". Җиңел машина йөртүче фура астына килеп керә. Һәлакәт вакытында җиңел машина йөртүче тән җәрәхәтләре ала һәм хастаханәгә озатыла. http://intertat.ru
-
Район Советында киңәйтелгән утырыш узды
Утырышта ягулык сезонына хәзерлек, район ЗАГС бүлегенең эшчәнлеге, Туембаш җирлегендә, Урта Комар урта мәктәпләрендә башкарылган эшләр, 18 сентябрьдә булачак сайлауларга хәзерлек мәсьәләләре турында сөйләшенде. Район башылгы Сергей Димитриев һәр тармакка төгәл бурычлар билгеләде.
-
Районыбыз пенсионерлары Чистайны күреп кайтты
Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе рәисе Әлфинур Сабитова пенсионерлар өчен Чистай шәһәренә сәяхәт оештырган иде. Аның урынбасары Римма Әхмәдиева сәяхәт вакытында үз эшенең остасы булуын күрсәтте. Без Чистайдан яшәреп, дөнья мәшәкатьләрен онытып кайттык. Шәһәрнең архитектура истәлекләре, парк-скверлары, "Яр буе" зонасы аеруча ошады. Паркта Софья Гобәйдуллина, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләргә...
-
Синоптиклар нинди һава торышы фаразлый?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген, 13 сентябрьдә, Кукмарада аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Температура +14 градус. Атмосфера басымы 740 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Кукмарада алдагы көннәрдә дә яңгырлы, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Һава торышы нинди булуга карамастан, күңелләрегез күтәренке, кәефләрегез яхшы булсын.
-
Иртәгә Кукмарада переезд сигез сәгатькә ябыла
Казан дистанция юлы җитәкчесе хәбәр итүенчә,14 сентябрьдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Кукмара тимер юл переезды 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябыла, автотранспорт хәрәкәте туктатыла.