13 август 2016 яңалыклары
-
Көтүчене яшен сугып үтергән
Башкортстанның Кырмыскалы районында яшен сугу нәтиҗәсендә бер ир-ат үлгән, бер хатын-кыз яраланган. Бу хакта хәбәрне РФ Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе таратты. Мәгълүматлар буенча, корбаннар фаҗига вакытында көтүдә булганнар. Яшен 51 яшьлек ир-ат янына төшкән, ул урында ук җан биргән. 50 яшьлек хатын-кызның аякларына зыян килгән, ул хәзер хастаханәдә....
-
“Роспотребнадзор” телефон аша консультация бирә
Яңа уку елы якынлашу уңаеннан "Роспотребнадзор"ның Татарстан буенча идарәсенең территориаль бүлеге һәм "Татарстандагы гигиена һәм эпидемиология үзәге"нең районыбыздагы филиалы 22 августтан 5 сентябрьгә кадәр халыкка балалар өчен сатылучы товарларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча 2-72-05 һәм 2-81-09 телефоннары аша консультация бирә.
-
Төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте(+фото)
Бүген Киндеркүл авылы янындагы тугайда төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Анда районның төзелеш оешмаларында хезмәт куючылар, ветераннар һәм башка кунаклар килгән иде. Әлеге бәйрәмдә бер төркем алдынгы төзүчеләргә Республика төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Төзүчеләрне сәламләгән район Башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Гармония һәм үрдәк симфониясе
Кайчандыр укыган идем: кеше үз-үзе белән гармониядә булсын, үзен сәламәт хис итсен өчен көнгә җиде генә минут берүзе тынычлыкта калырга, ял итәргә тиеш икән. Кичә эштән арып-талып кайткач, шул фикер исемә төште дә, өйдә кеше юклыгыннан файдаланып, ашап-эчеп тә тормыйча, йокы бүлмәсенә кереп, караватка чумдым. Ник әллә нишләми шунда кичтән...
-
Күпләп суган үстерүче Мөхәмәтгалиевлар - Адай авылындагы тырыш, хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе (фото)
Зур Сәрдек җирлегендә элек-электән һөнәрле халык яши. Биредә бервакытта да күмәк хуҗалыкта эшләп кенә көн күрмәгәннәр, үзләре дә малын асраган, я үсемлекчелек белән шөгыльләнгән яки башка һөнәрләрне үзләштергәннәр. Бу як халкы - суган үстерү остасы да. Адай авылына кергәндә дә, рәт-рәт булып тезелеп киткән вак суган түтәлләре күпләрнең игътибарын җәлеп...
-
Өркеш авылында “Нур” мәчете ачылды (фото)
Бүген Өркеш авылында сөенечле, зур вакыйга булды: өч катлы "Нур" мәчете үзенең ишекләрен ачты. Фәниябикә һәм Рәшит Җәләлиевләр көче һәм иганчеләр ярдәме белән сафка баскан бик матур, күркәм дин йортында ашханә, уку заллары, китапханә дә бар. Бу көнне күпләрнең күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде, тамакларына сөенеч төеннәре утырды. Мәчет төзелешен башлап...
-
Соң инде...
Көзге җил якында үсеп утырган балан куакларының яфракларын өзә, җимешләрен йолкый да, тәүге ап-ак карга ыргыта. Сусыл, кып-кызыл җимешләр, кар өстендә кызыл кан бөртекләренә охшап, Хәйри картның күңелендә ниндидер шом уяталар. Ул көзге җилнең салкынлыгыннан бөрешеп куя. - Әй, сагышлы көз! Әй, сагышлы көннәрем минем! Салкын кышны күңелемә кертмәгез, -...
-
Сочидан Уфага очучы пассажир самолеты һәлакәткә очраган (ФОТО)
Самолет Сочидан Уфага оча торган була. Сочидан Уфага кайтучы самолет аэропортның очыш полосасыннан 400 метрга читкә чыгып китә. Һәлакәт вакытында очкыч бортында 118 кеше була. Бәхеткә, пассажирлар исән-сау. Ә самолетка зыян килгән. Интертат.ру
-
Кукмара гимназиясенең спорт мәйданчыгында “Күңелле стартлар” уены узды (фото)
Районда игълан ителгән Яшьләр сәясәте һәм спорт елы кысаларында "Физкультурачылар көне" уңаеннан Кукмара беренче гимназиясенең спорт мәйданчыгында "Күңелле стартлар" уены оештырылды. Бәйгене "Олимп" боз сараеның тренер-укытучылары Р.Галиев, Т.Нурмөхәмәтовлар үткәрде. Анда "Легион" һәм "Олимп" хоккей командалары көч сынашты. Ярыш футбол уйнау белән тәмамланды. Тренер-укытучы С.Ковалева кул астында фигуралы шуу белән шөгыльләнүчеләр...
-
Кукмарада иртәгә “Бал спасы” ярминкәсе үткәрелә
14 августта, 9 сәгатьтә Җиңү Паркы янында - ярлары төзекләндерелгән Нурминкә елгасы буендагы мәйданда "Бал спасы" ярминкәсе үткәрелә. Биредә районыбыз умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкәгә рәхим итегез!