Күпләп суган үстерүче Мөхәмәтгалиевлар - Адай авылындагы тырыш, хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе (фото)
Зур Сәрдек җирлегендә элек-электән һөнәрле халык яши. Биредә бервакытта да күмәк хуҗалыкта эшләп кенә көн күрмәгәннәр, үзләре дә малын асраган, я үсемлекчелек белән шөгыльләнгән яки башка һөнәрләрне үзләштергәннәр. Бу як халкы - суган үстерү остасы да. Адай авылына кергәндә дә, рәт-рәт булып тезелеп киткән вак суган түтәлләре күпләрнең игътибарын җәлеп...
Зур Сәрдек җирлегендә элек-электән һөнәрле халык яши. Биредә бервакытта да күмәк хуҗалыкта эшләп кенә көн күрмәгәннәр, үзләре дә малын асраган, я үсемлекчелек белән шөгыльләнгән яки башка һөнәрләрне үзләштергәннәр. Бу як халкы - суган үстерү остасы да. Адай авылына кергәндә дә, рәт-рәт булып тезелеп киткән вак суган түтәлләре күпләрнең игътибарын җәлеп итәдер. Әлеге хәтфә полосаларның хуҗасы - Рәфкать абый Мөхәммәтгалиевлар гаиләсе.
Алар авылда тырыш, хезмәт сөючән гаиләләрнең берсе. Рәфкать абыйның әтисе Минемулла абый 20 ел тимерчелектә эшләгән, агач эшен дә булдырган. Ул бизәкләп ясаган бала арбаларын, "ухалла"ларын өлкәннәр хәтерлидер әле. Удмуртиягә итек түшәргә дә йөргән. Ә әнисе Әминә апа комбайнчы булган. Авыр вакытларда да балаларын ач-ялангач итмичә, хезмәткә өйрәтеп үстергәннәр. Рәфкать абый исә - шофер һөнәрен сайлап, тимер атта җилдергән кеше. Шоферлык стажы 40 ел аның, иң элек ГАЗ-53, ә аннары КамАЗ машинасында эшләгән. Ә тормыш иптәше Хәлимә апа чыгышы белән Зур Сәрдек авылыннан, иң мөхтәрәм мөгаллимәләрнең берсе ул.
Бу якларда суган үстерү белән электән шөгыльләнәләр. Бер-ике килограмм, шулай ук күпләп вак суган орлыгы (чернушка) чәчүчеләр дә бар. Суганчылык бик күп хезмәт сорый. Чәчәргә, катокларга, чүбен утарга, йолкырга, сабагыннан чистартырга, әле кыш буе сакларга да кирәк. Ярый да, җәй буе, эссе челләдә тир түккән хезмәтеңнең әҗере булып, җитештергән продукцияңне язын яхшы бәягә сата алсаң. Шуңа күрә әлеге кәсепне үз итүчеләр елдан-ел кими бара.
-Җирлектә күпләп суган үстерүче дүртләп хуҗалык бардыр, - ди Рәфкать абый. - Пенсиягә чыккач, пай җирләрен алып, эшкәртеп, биш гектарга бәрәңге утырттык. 2009-2010 еллар иде бу. Нәкъ шул вакытларда корылык булды. Бер-ике елдан бәрәңгене бетердек һәм бер гектар җиргә эре суган утыртып карарга булдык. Мәскәүдән чәчкечен кайтарттык.
Ә аннары эресе белән бергә вак суган да үстерергә уйлыйлар алар. Кемдер эре суган ала, икенчесенә вагы кирәк, ассортимент киңрәк булсын, диләр. "Базарда да бер төрле әйбер белән генә сату итү уңышлы түгел, бу очракта да нәкъ шулай", - ди гаилә башлыгы.
Язманы тулысы белән "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев