13 июль 2017 яңалыклары
-
Түбән Чурада "Питрау" бәйрәме гөрли (фото)
Бүген Түбән Чура авылында зур бәйрәмнәрнең берсе - "Питрау" уза. Бәйрәм Югары Чура мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Карендәшләр" фольклор халык ансамбленең концерт программасы белән башланып китте. "Питрау" милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп бара, концерт гөрли. Халык бик күп. Алга таба бәйрәм салюты һәм дискотека көтелә.
-
Тәрбияче 3 яшьлек баланы кофта кимәгән өчен кыйнаган
Бу хәл Чаллының бер балалар бакчасында була. Урамга чыгар алдыннан сабый муенлы кофтасын - водолазкасын кия алмаган өчен аның башына тәрбияче ярдәмчесе өч тапкыр суга. Бала елый, аннан урамнан кереп, йокларга ятар алдыннан тагын кофтасын сала алмагач еларга керешә, дип яза Әлмәт таңнары. Бу хәл ата-анага килеп ирешкәч, тәрбиячене тикшерә...
-
Туембаш Сабан туеның күңелле мизгелләре (фоторепортаж)
-
Лубянда узган "Урман туй"дан фотолар
-
Бер хатын-кыз көмешкә сатканда тотылган
Чирмешән районы Иске Котыш авылында яшәүче хатын-кызга, көмешкә ясап саткан өчен, район суды 15 мең сум штраф салды, дип яза район газетасы. 66 яшьлек Валентина Рабинаның элек тә алкоголь продукциясен законсыз сатуы хакында берничә тапкыр шикаять кергән булган. Ә быелның язында ул бер кешегә литрлы шешәдә спиртлы эчемлек сатканда тотыла....
-
«Питрау-2017» республика фестивале Җөридә 14 июльдә үткәреләчәк
Программада - «Димче почмагы», «Керәшен чибәре» конкурсы һәм традицион бәйрәм уеннары. (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау-2017» керәшен мәдәнияте республика фестивале 14 июльдә була. Бәйрәмнең унсигезенче ел үткәрелүе дип хәбәр итә Мамадыш муниципаль районының рәсми сайты. Ел саен бәйрәмгә катнашучылар арта - анда 60 меңнән артык кеше...
-
Кукмара районы хуҗалыкларында 2800 тонна печән хәзерләнгән
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 июльгә район буенча барлыгы 12100 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабылган. Бүгенге көнгә барлыгы 2800 тонна печән хәзерләнеп, 52 мең тонна сенаж салынган.
-
Кукмара юлларында 10093 тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән
Быелның алты аенда районда видеотеркәү ярдәмендә 10093 юл йөрү кагыйдәсен - тизлек режимын бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге сайты хәбәр итә. Видеокамерада теркәлгән мәгълүматлар Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң автотранспорт хуҗасы штраф түләү өчен "бәхет хаты" ала. Штрафлар турында мәгълүматларны...
-
Хыянәтче ирне ничек кире кайтарырга?
Гомерлеккә тугры булам, дип вәгъдәләр бирешкән парларның, вакыт узгач, төрле сынаулар алдында калуы гадәти хәл. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый. Анысы бер хәл, тик кайчак гамәлләр хыянәткә кадәр барып җиткәндә, хатын-кызга нишләргә? Сериаллардагы кебек, барысын да ташлап, горур гына, билгесезлек кочагына ташлану үзе бер ахмаклык булыр иде. «Адашкан» ирне гаиләгә кайтару...
-
Д витамины җитмәгәндә бу "бушлык"ны ничек тулыландырырга?
Салкын, дымлы һава, каракучкыл төстәге өем-өем яңгыр болытлары, сирәк кенә күренгәләп алган кояш - зарыгып көтеп алган җәй әнә шулай үтеп бара. Елга-күлләрдә колачлап йөзеп, яр буйларындагы кайнар комлыкта кызынып, сәламәтлекне ныгыту турындагы хыяллар чәлперәмә килде. Мондый шартларда саулыкны ничек сакларга? Бу сорау белән без, үзәк район дәваханәсендә озак еллар...
-
Кукмарада кибеттән ноутбук урлаучы тоткарланган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, полициянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре "кайнар эз"ләр буенча Кукмарадагы кибетләрнең берсеннән ноутбук урлаучының эзенә төшкән. Каракның элегрәк хөкем ителгән 28 яшьлек Кукмара кешесе икәнлеге ачыкланган.
-
Түбән Чурага "Питрау" бәйрәменә рәхим итегез
13 июльдә Түбән Чура авылында керәшеннәрнең "Питрау-2017" бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә Югары Чура мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Карендәшләр" фольклор халык ансамбленең концерт программасы белән башлана. 18.00 сәгатьтә - бәйрәмне тантаналы төстә ачу. 1800-22.00 - милли уеннар, Вадим Захаровның һәм башка артистларның концерт программасы. 22.00 - бәйрәм салюты. 22.00-01.00...
-
Якташыбыз Вадим Захаров: "Питрау җитте – җәй үтте” гыйбарәсе искерде, быел керәшеннәр Питраудан соң җәй көтә”
Календарь буенча Питрау бәйрәме - җәйнең нәкъ уртасында билгеләп үтелә. 12 июль - керәшеннәрнең олы бәйрәме. Гадәттә, "Питрау җитте - җәй үтте" диләр. Ә быел исә киресенчә. -Табигатькә каршы барып булмый, әмма быел һава торышы шактый гаҗәпләндерде. Менә бүген җәйнең кыл уртасы, гадәттә, моннан соң көннәр көзгә авышырга тиеш. Бүген...