Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Д витамины җитмәгәндә бу "бушлык"ны ничек тулыландырырга?

Салкын, дымлы һава, каракучкыл төстәге өем-өем яңгыр болытлары, сирәк кенә күренгәләп алган кояш - зарыгып көтеп алган җәй әнә шулай үтеп бара. Елга-күлләрдә колачлап йөзеп, яр буйларындагы кайнар комлыкта кызынып, сәламәтлекне ныгыту турындагы хыяллар чәлперәмә килде. Мондый шартларда саулыкны ничек сакларга? Бу сорау белән без, үзәк район дәваханәсендә озак еллар...

-Иң мөһиме - хезмәт һәм ял, йокы режимнарын сакларга, физик күнегүләр ясарга, организмны чыныктырырга кирәк. Мин үзем, яшем җитмештән узса да, көнгә өч тапкыр берәр сәгать буе зарядка ясыйм. Өч мәртәбә ярты сәгать дәвамында юеш сөлге белән тәнем ут кебек кызганчы сөртенәм. Кичке сәгать алтыдан соң ашамыйм, су да эчмим. Йокларга һәрчак сәгать унда ятам, иртәнге дүрттә инде торам. Бу режимны үзгәртмим. Кайбер кешеләр ял көннәрендә иркенгә чыгалар: төн уртасына кадәр телевизор каршында утырып, икенче көнне соң гына, авырлык белән уяналар. Мондый хәл сәламәтлекне какшата. Йокы бит ул кешенең эшкә сәләтен кайтарып кына калмый, чирләргә каршы торучанлыгын да тәэмин итә.

-Мондый көннәрдә ничек тукланырга?

-Үзебездә үскән яшелчә, җиләк-җимешне күбрәк ашарга кирәк. Теплицаларда кыяр-помидорлар өлгерде инде, кәбестә исә бигрәк тә файдалы яшелчә, быел аның уңышы әйбәт, без үзебез аны яратып кулланабыз. Бакча җиләге, урман-болыннарда каен җиләге җитеште.

-Кояш яктысы аз булганлыктан, кеше организмы Д витаминына мохтаҗлык кичерә. Бу "бушлык"ны ничек тулыландырырга?

-Белер-белмәс, табиб кушуыннан башка даруханәдән витаминнар сатып алырга ашыкмагыз. Данлыклы профессор, медицина фәннәре кандидаты Александр Мясников та үзе алып барган телевизион тапшыруларының берсендә төрле витаминнар куллануның куркыныч булуын, хәтта яман чирләргә китерү мөмкинлеген әйтте. Йомырка, сыер һәм балык бавырлары, сөт продуктлары кебек Д витаминына бай ризыклар куллану яхшы. Ә итнең без майсызын хуп күрәбез, чөнки симез итне организмга үзләштерү авыр.

-Авырмас өчен көнгә ике литр су эчәргә кирәк, диләр.

-Сусамаганда су эчү дөрес түгел, бу бөерләргә генә түгел, бөтен организмга өстәмә эш тудыра.

-Ә инде күпме сакланып та, салкын тисә...

-Компот, чәйне күбрәк эчәргә кирәк. Кура җиләге төнәтмәсен яки кайнатмасын өйдән чыкмаган очракта гына куллану зарур, чөнки бу җиләк тирләтү сәләтенә ия. Температура югары күтәрелә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә, ашыгыч ярдәм чакыртырга киңәш итәм, чөнки чирнең катлаулануы бар. Күпләр парацетомол таблеткаларын кабул итә, ә бит бу дару ашказанына зыян китерә. Үзлегеңнән антибиотиклар куллану да ярамый, дәвалау чараларын табиб билгеләргә тиеш. Гайморит, ягъни борын куышлыгы ялкынсынып, үлек җыелган очракта аеруча куркыныч, үлек баш миенә китәргә мөмкин, шуңа күрә борын- тамак-колак табибына һичшиксез күренү кирәк. Саулыкка кул селтәргә ярамый.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев