13 март 2016 яңалыклары
-
Табигатьне кайгыртканнарга акчаталата бүләк
Татарстанда табигать саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан 1.5 мең сум тәгаенләнгән. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су...
-
Манзарас мәдәният йортында “Ягымлы яз гүзэле” бәйгесе узды (+Фото)
Манзарас мәдәният йортынында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Ягымлы яз гүзэле" дип исемләнгән конкурс-тамаша үтте. Кичәдә 5 гүзәл зат, шулай ук мәдәният йорытнда эшләп килүче җыр-бию түгәрәге балалары (27 бала) һәм үзешчән җырчылар катнашты. Конкурсыбыз иганәчеләре Манзарас җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллина һәм "LR" компаниясе булды. Конкурсантлар кичәдә үзләренең зирәклекләрен, осталыкларын, уңганлыкларын...
-
Вахит авылыннан "Наза" ансамбле Арчада чыгыш ясады
Вахит авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбле үзләренең чыгышлары белән Арча шәһәре үзәк мәдәният йортында узучы фестивальдә катнашты.
-
Без кемгә кирәк инде?..
Туган авылымда мәктәпне тәмамлагач та, яшьтәшләремә ияреп, Казанга килеп төштем. Башкала колач җәеп каршы алмады, билгеле. Шәһәрнең үз кырыс законнары, өстәвенә, авылны, әнине үлеп сагынулар... Ике юл чатында калган вакытлар, барысын да ташлап, кире авылга кайтып китәм дигән чаклар да булды, тик авылдашлардан оялдым. Туган тиешле апа янына тулай торакка...
-
Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
10нчы районара салым хезмәте исегезгә төшерә: үткән елгы чор өчен физик затларның керемнәренә салым (3-НДФЛ) буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшыру кирәк. Декларациядә: -милек сатудан (3 елдан ким вакыт шәхси милек булып торган очракта), -фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан, -репетитор хезмәтеннән, -лотерея уенында һәм тотализаторда отудан, -бүләк алудан...
-
Ирен чемоданга салып күмгән (ФОТО)
7 март көнне 36 яшьлек Питер кешесе полициягә килә һәм 4 ел элек бер ир мәетен чемодан белән күмеп куюын сөйли, урынын да күрсәтә. Баксаң... Аны хатыны үтергән һәм чемоданга салып куйган була. Полиция кара чемоданны казып ала, аның эченнән одеялга төрелгән ир-ат скелеты чыга, башында пакет, муенында шнур була....
-
Яшәү (хикәя)
Хәзерге вакытта ул ялгызы гына яши. Ялгыз яшәсә дә, тормыш дәвам итәчәгенә ышана. ...Яшь белгеч Низамны үз районнарыннан шактый еракта урнашкан хәлле генә бер совхозга эшкә билгеләгәннәр иде. Ул анда укытучы кызга өйләнеп, матур гына гаилә корып, тырышып эшләп йөрде. Кызлары тугач, хатынның авыл җирендә яшәү авыр дигәненә күнеп, Низам...
-
Кукмарада мөслимнәр бәйгесе узды
Мәдрәсә ишегеннән атлап керүгә, алда бөтенләй башка - илаһи гыйлем дөньясы ачыла. Тормыш ыгы-зыгысы онытылып, күңелне мәңгелек турындагы уйлар биләп ала, бу фани дөньяның безне сынау урыны гына булганын бөтен тирәнлеге белән аңлыйсың. Һәр адымыбыз, гамәлебез, сүзебез - сынау... Күптән түгел Кукмара мөселман мәдрәсәсе шәкертләре арасында үткәрелгән чираттагы чараларның берсе...