Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшәү (хикәя)

Хәзерге вакытта ул ялгызы гына яши. Ялгыз яшәсә дә, тормыш дәвам итәчәгенә ышана. ...Яшь белгеч Низамны үз районнарыннан шактый еракта урнашкан хәлле генә бер совхозга эшкә билгеләгәннәр иде. Ул анда укытучы кызга өйләнеп, матур гына гаилә корып, тырышып эшләп йөрде. Кызлары тугач, хатынның авыл җирендә яшәү авыр дигәненә күнеп, Низам...

Хәзерге вакытта ул ялгызы гына яши. Ялгыз яшәсә дә, тормыш дәвам итәчәгенә ышана.

...Яшь белгеч Низамны үз районнарыннан шактый еракта урнашкан хәлле генә бер совхозга эшкә билгеләгәннәр иде. Ул анда укытучы кызга өйләнеп, матур гына гаилә корып, тырышып эшләп йөрде. Кызлары тугач, хатынның авыл җирендә яшәү авыр дигәненә күнеп, Низам гаиләсе белән шәһәргә күчте. Ир тулай торактан бүлмә алырга өметләнеп, бер заводка эшкә урнашты. Монда да тормышлары матур гына башланып китте. Кызларын балалар бакчасына урнаштырып, хатыны да укыта башлагач, дөньялары тагын да түгәрәкләнгән кебек булды. Еллар узган саен... кара көнгә дип җыйган акча да шактый булгач, тулай торактан тәмам туйган гаилә фатир сатып алу турында хыяллана башлады. Әмма язмыш булдымы, әллә күрәчәкләре шулай булганмы, көннәрдән бер көнне иртә белән торышларына бер бүлмәле фатир сатып алырлык акчаларының тиенгә генә калганын белгән гаилә шок хәлендә калды. Үзен гаиләсе алдында гаеплегә санап, Низам бу вакыйганы бик авыр кичерде. Аны ялгыш юлга кереп китүдән гаиләсен яратуы гына саклап калды дияргә буладыр. Ир тизрәк фатир сатып алыр өчен акчаны күп түли торган иң авыр эшләр эзли башлады. Дустының: "Анда фатир тизрәк бирелә", - дигән киңәшенә ышанып, югары белемле Низам урам себерүче булып эшкә урнашты. Җитәкчелек мактап торса да, фатир мәсьәләсе һаман хәл ителмәде. Менә булыр, менә булыр дип өметләнгән ир эшләде дә эшләде.

Бер кичне арып эштән кайткан Низамны көтелмәгән хәбәр каршы алды. Өч ел институтта укыганнан соң кызларына Төркиядә белем алу мөмкинлеге чыккан икән. Хатыны белән кызының шатланганнарына ир ничек итеп "юк" дип әйтә алсын инде. Бер айдан Низам булган акчасын туплап, хатыны белән кызын Төркиягә озатты. Кызны урнаштырам да кайтам дигән хатыны бер айдан: "Мин монда эш таптым, кызыбызга да ярдәм кирәк, аның үзенә генә монда яшәү авыр булачак, укып бетергәч, бергә кайтырбыз", - дигән хәбәр җибәрде. Низамның нәрсә уйларга, нәрсә эшләргә белми йөргән көннәрендә, заводта эшләгәндә бирелгән тулай торактагы бүлмәсен дә бушатырга куштылар. Үзе эшли торган йортлар идарәсеннән көтелгән фатирын сорагач: "Подвалда яшәүчеләр дә бар, син дә подвалга күч", - дигән җавап ишетте мактаулы эшче. Кая барсын, күчте инде. Бер йортның җылылык торбалары үтә торган подвалында Низам ярыйсы гына яшәп китте. Хатыны белән кызы кайтуына фатир алу хыялы белән яшәгән ир, тырыша-тырыша җәен урам себерде, кышын кар көрәде. Берничә кеше өчен эшли башлагач, акчаны да ярыйсы гына алды. Үзенә бик азын гына калдырып, гаиләсенә җибәреп барды. Дәртләнеп эшләп йөргән ир бер көнне эшкә чыкмады. Икенче, өченче, дүртенче көнне дә күренмәде. Аны эзләп килгән хезмәткәр ишекне ачып кергәч, ни күрсен: күм-күк булып кыйналган ир идәндә һушсыз ята. Тиз генә ашыгыч ярдәм чакыртып, Низамны хастаханәгә алып киттеләр. Аны исерек бомж дип, карарга атлыгып тормадылар. "Үзләре гаепле, эчәләр, аннан сугышалар, бу аларның көндәлек "уеннары", - диде теләр-теләмәс кенә Низамны караган табиб. Аңына килеп, барысын да аңлатырга теләгән ирне ишетергә теләүче булмады. Табиб җирәнеп кенә: "Чирләсәң, дәваланыр өчен юынып, айнып кил", - диде. Низам, гәүдәсенең авыртуына чыдый алмыйча, әкрен генә ишеккә юнәлде.

Низам хастаханә палатасында аңына килде. Бәхетенә, хуштан язган ирне ишектән килеп кергән яшь хатын күреп алып, табибларны аякка бастырган иде. Бер ай тирәсе дәваланганнан соң, сезгә савыгыр өчен операция кирәк дип, аны хастаханәдән чыгардылар. Операция өчен шактый гына акча кирәк булуын, соңыннан авыр эш эшләргә ярамаячагын да аңлаттылар. Ә Низам менә-менә фатирлы була дип, авыр эшен дә, юеш подвалын да калдырырга теләмәде. Гаиләм чит-ят җирдә тилмереп, минем фатир алганымны көтеп яши, алар күзенә ничек күренермен дип уйлады ул. Кызының укып бетергәненә ике ел булып, бернинди хәбәр җибәрмәсәләр дә, Низам өметсезлеккә бирелмәде. Авыртуларын басар өчен дарулар, уколлар яздырып алды да, икенче көнне эшкә чыкты. Төне буе буран тутырган юлларны кардан чистартып, аркасының авыртуына түзә алмагач, кабат хастаханәгә барды. Әмма табиблар: "Без берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, бары операция ясатсаң гына бу авыртулардан котыла аласың", - диделәр. Ул бу хакта әйтергә Төркиядәге хатынына да шалтыратты, ләкин җавап кына булмады. Чарасызлыктан, бугазына утырган төерен чак йотып, шул ук вакытта ныклы бер карарга килеп, Низам ни тәрәзәсе, ни юньле ишеге булмаган подвалына кайтып китте. Гаиләсе өчен тырышкан ир бүген беркемгә дә кирәк түгел. Әмма, кем белә... бәлки әле...

Ашыга-ашыга куышына кайтып кергән Низам кинәт туктап калды. Әкрен генә яшәгән урынын күздән кичерде. "Нәрсә өчен яшәдем, бу дөньяда нәрсә кырдым инде мин? Кирәкме соң миңа шушындый эт тормышы? Их, илле дә тулмаган бит әле миңа", - дип, кайтышлый кибеткә кереп алган аракысын бер тында эчеп бетерде дә, бар булган дару таблеткаларын өстәлгә тезеп чыкты. Бер учка җыелган даруны инде кабам дигәндә генә, ишектән ул эшләгән идарәдән хезмәткәр килеп керде. Хәлен белергә һәм шушы арада фатир бирәчәкләрен хәбәр итәргә кергән икән...

Бүгенге көндә Низам яңа, җылы фатирында ялгызы гына яши. Операциядән соң хәле дә яхшыга таба бара. Җитәкчесе әйбәт кеше булып чыкты. Мактаулы эшче дип, операция чыгымнарын, йортлар идарәсе күтәрде. Гаиләсеннән бернинди хәбәр булмаса да, хәзер ул алар өчен көенми. Аңа бит әле илле дә тулмаган, яңа тормыш башлау өчен аның әле тагын бер мөмкинлеге булачак.

Фәридә ХИСАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев