13 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Туташның ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәве аркасында 21 яшьлек егет үлгән
Фаҗига Петропавловск-Камчатский шәһәрендә була. Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында киртә булып, туташ утырган иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча иномарка йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин туташ моны эшләргә ашыкмый, дип яза чыганак. Табиблар аңа мөрәҗәгать итүгә карамастан, ул юлдан машинасын алмый. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир...
-
Талыбызга – 200 яшь
Бакча башыбыздагы карт талны яшенле яңгыр вакытында көчле җил сындырып төшерде. Әби-бабайлар гомерендәге бу берничә колачлы тал, әнине - 95, безне 75 яшькә җиткереп, 200 ел тирәсе инеш буенда бакча башыбызны матурлап, ямь биреп торды. "Бу талыңны кайчан кисәсең инде?" - дип кызыксынган кешеләргә мин: "Гомере беткәч, үз вакыты белән...
-
Венера Ганиеваны артист Равил Шәрәфиев чанада тартып йөргән
Бүген искечә яңа елны каршылыйбыз. Бу бәйрәмнәр дәвам итә дигән сүз. Татар эстрадасында кунак җыю буенча Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева лидер дисәк тә ялгыш булмас. Ул туганнарын, шәкертләрен кунакка чакырып, тәмле ризыклар белән сыйлый икән. Тәмле итеп, бәлеш, итле пәрәмәчләр пешерә. Җырчы Чехов урамында, фатирда яшәгәндә каршы...
-
Сагынабыз сине, Вәсилә!
Җирдән китү үлем түгел әле, Исән булса сине белгәннәр. Бу шигырь юллары Пычак авылында яшәгән мәрхүмә хезмәттәшем Вәсилә Галимуллина турында, диярсең. Аның безнең арадан китүенә бер ел булды. Гомер елгалары шулай тиз ага шул. Вәсиләне сагынып, юксынып үтте бу ел. Пычак мәктәбендә 20 ел бергә эшләдек аның белән. Тирән белемгә,...
-
Камил Исхаковның сеңлесе: «Әни өч кенә көн авырып, кулымда җан бирде»
10 гыйнвар көнне Казанның экс-мэры Камил Исхаков гаиләсе зур югалту кичерде: Камил әфәнденең әнисе Илһамия Газиз кызы 91 яшендә бакыйлыкка күчте. Ничә яшьтә булуына карамастан, әнисе исән чакта бала - бала булып кала. Әни кеше дә һәрвакыт кирәк, һәрчак кадерле, газиз зат. - Әби - дөньядагы иң яхшы дәү әни...
-
Туеш мәчетен төзүгә райондашлар ярдәме кирәк
Мәгълүм булганча, Кукмара бистәсенең Туеш мәхәлләсендә яңа мәчет төзелә башлады. Аллаһның рәхмәте белән шушы гыйбадәтханә бик матур урында - Мамадыш ягыннан Кумарага килеп кергәндә, юлның сул яктагы тау битендә күтәрелеп килә. Иншә Аллаһ, төзелеп беткәч, бу мәчет Кукмарабызга аерым бер ямь кертәчәк. Бүгенге көндә төзелеш фәкать садакалар хисабына бара. Башкарасы...
-
Кукмарада Иске Яңа елны каршылау бәйрәме узачак (программада ниләр генә юк!)
Бүген, 13 гыйнвар, Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Иске Яңа елны каршылау уңаеннан зур тамаша оештырыла. Программада: 19.00-21.00 сәг. - балалар һәм өлкәнәнәр катнашында бәйрәм концерты 21.00-21.40 сәг. - Иске Яңа елны каршылау 21.40-22.00 сәг. - маскарад костюмнары конкурсы 22.00-23.00 сәг. - бәйрәм дискотекасы
-
Хатын-кыз шоферның ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмәве аркасында 21 яшьлек егет үлгән
Фаҗига Петропавловск-Камчатский шәһәрендә була. Ярдәм сорап шалтыраткан авыруга ашыккан табиблар машинасы юлында киртә булып, туташ утырган иномарка очрый. Барлык кагыйдәләр буенча чит ил автомобиле йөртүчесе ашыгыч ярдәмгә юл бирергә тиеш була, ләкин туташ моны эшләргә ашыкмый. Табиблар аңа мөрәҗәгать итүгә карамастан, ул юлдан машинасын алмый. Өстәвенә иномаркада утыручы пассажир фельдшерларга...
-
Россия матбугаты көне белән!
Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, хәбәрчеләр һәм яшь каләмчеләр! Сезне ихластан Россия матбугаты көне белән тәбрик итәбез. Район газетасы туган төбәгебездәге һәр яңалыкны, тормышыбызның һәр тармагын, булган проблемаларны даими чагылдырып килә. Журналист сүзенең халыкка йогынты ясау көче зур, ләкин ул сүзнең дөрес, гадел, һәр яктан үлчәнгән булуы зарур. Шуңа редакция хезмәткәрләреннән...
-
Кукмарада коррупциягә каршы координацион эш буенча комиссиянең утырышы узды
Район Советында үткән утырышка җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы мөдирләре һәм аларның хуҗалык эшләре буенча урынбасарлары чакырылган иде. Көн тәртибенә белем бирү оешмаларында туклануны оештыруның торышы турындагы сорау кертелгән иде. Утырышта район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенең Кукмара районындагы территориаль бүлек начальнигы Ринат Сабирҗанов,...
-
Февраль аенда кукмаралылар рәттән 4 көн ял итәчәк
Февральдә Татарстан халкы дүрт көн - 23, 24, 25 һәм 26сы ял итәчәк. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне - бәйрәм көне санала, ә 1 гыйнвардагы (якшәмбе) ял көне җомгага - 24 февральгә күчерелә.