Сагынабыз сине, Вәсилә!
Җирдән китү үлем түгел әле, Исән булса сине белгәннәр. Бу шигырь юллары Пычак авылында яшәгән мәрхүмә хезмәттәшем Вәсилә Галимуллина турында, диярсең. Аның безнең арадан китүенә бер ел булды. Гомер елгалары шулай тиз ага шул. Вәсиләне сагынып, юксынып үтте бу ел. Пычак мәктәбендә 20 ел бергә эшләдек аның белән. Тирән белемгә,...
Җирдән китү үлем түгел әле,
Исән булса сине белгәннәр.
Бу шигырь юллары Пычак авылында яшәгән мәрхүмә хезмәттәшем Вәсилә Галимуллина турында, диярсең. Аның безнең арадан китүенә бер ел булды. Гомер елгалары шулай тиз ага шул. Вәсиләне сагынып, юксынып үтте бу ел. Пычак мәктәбендә 20 ел бергә эшләдек аның белән. Тирән белемгә, көчле эрудициягә ия, үз фәненең чын белгече, оста оештыручы иде ул. Укытучы, сыйныф җитәкчесе, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән елларында укучыларга сыйфатлы белем, тормыш юлына чыгарырлык тәрбия бирде, укытучыларга методик ярдәм күрсәтте ул. Кеше күңеленең иң югары ноктасы - кешене ярату, ди халык. Вәсилә эшен дә, балаларны да, хезмәттәшләрен дә яратты. Без дә аны яратып, сагынып искә алабыз, рухына дога кылабыз.
Эш бәхете - бер бәхет, гаилә бәхете - тулы бәхет, диләр. Вәсилә эшендә дә, гаиләсендә дә тулы бәхеткә ия иде. Тормыш иптәше Роберт белән 3 бала үстерделәр, һәркайсына югары белем бирделәр. Аларның икесе - укытучылар, берсе - хәрби хезмәткәр. Балалары да үзләре кебек тәрбияле, эш сөючән булып үстеләр. Вәсилә 4 оныгына әби, дәү әни булу бәхетен дә татыды. Бердәнбер туганы Асия булу белән дә бәхетле иде: бер-берсенә терәк булып, ярдәмләшеп яшәделәр.
Вәсилә үзеннән соң зур байлык: тәрбияле балалар, белемле укучылар, үзен сагынып искә алырлык кешеләр калдырды. Ул матурлыкны, чисталыкны, чәчәк-гөлләрне яратты. Өй каршындагы чәчәкләре, талгын җилдә тирбәлеп, Вәсилә апаларын искә алалар сыман.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев