Талыбызга – 200 яшь
Бакча башыбыздагы карт талны яшенле яңгыр вакытында көчле җил сындырып төшерде. Әби-бабайлар гомерендәге бу берничә колачлы тал, әнине - 95, безне 75 яшькә җиткереп, 200 ел тирәсе инеш буенда бакча башыбызны матурлап, ямь биреп торды. "Бу талыңны кайчан кисәсең инде?" - дип кызыксынган кешеләргә мин: "Гомере беткәч, үз вакыты белән...
Бакча башыбыздагы карт талны яшенле яңгыр вакытында көчле җил сындырып төшерде.
Әби-бабайлар гомерендәге бу берничә колачлы тал, әнине - 95, безне 75 яшькә җиткереп, 200 ел тирәсе инеш буенда бакча башыбызны матурлап, ямь биреп торды. "Бу талыңны кайчан кисәсең инде?" - дип кызыксынган кешеләргә мин: "Гомере беткәч, үз вакыты белән авар әле", - дип җавап бирә идем. Быел, аскы өлешеннән яртылаш ярылып, җилле көннәрдә селкенеп тора башлаган иде. Ул тирәдән узып йөрүчеләрне дә, сак булыгыз, дип кисәткәләп тордык. Ауган очракта бакча коймаларын да җимерер инде дип уйлап йөрдем. Аллаһы Тәгаләнең рәхиме белән тал без уйлаганча түгел, бөтенләй башка якка аерылып төшкән, коймага зыян салмаган. Кәүсәсендәге ике юан ботак агачка җиргә ятарга ирек бирмәгән, як-якка терәк булып, бакча ягындагы сынык башы үзенең кәүсәсенә терәлеп, өч аякта торган кебек ята игелекле агачыбыз. Могҗиза димичә, ни дисең инде моны.
Ярый кисмәгәнмен. Аерылып, сынмыйча калган өлешендә бер юан ботагы исән калып үсеп утыра. Агач яши, дүртенче нәсел буыныбыздан да калыр әле, Аллаһы Тәгалә кушса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев