12 июнь 2016 яңалыклары
-
Балагыз чит илгә җыенса... (КИҢӘШЛӘР)
Җәйге ялларның кызган чагы. Һәр әти-әни балаларының ялын кайгырткан вакыт. Олылар бер-ике атна яисә бер ай отпускны ял итәләр дә, кабат эшкә керешәләр. Ә балаларның җәе "озын": я әби-бабайга авылга, я гаилә белән чит илгә, я дуслар белән лагерьга... Каникулларның бер генә көне дә бушка узмасын, табигатьтә чыныгып калсыннар дибез,...
-
ҺӘЛАКӘТ: авариядә 5 кеше һәлак булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр итүенчә, бүген Татарстанның Спас районында 3 автомобиль бәрелешкән. Авариядә биш кеше һәлак булган, берсе зыян күргән. Көндезге 13.32 сәгатьтә килеп ирешкән мәгълүмат буенча, Казан-Болгар трассасының 160 нчы километрында «ЗиЛ», «ВАЗ-2115», KIA Rio автомобильләре катнашында юл-транспорт һәлакәте була. Нәтиҗәдә 5 кеше...
-
Юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр гамәлгә керде
Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән. Юл йөрү кагыйдәләренә куркыныч йөртү турындагы төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә "Новости" РМА. Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 2.7 пункты барлыкка килде. Куркыныч йөртү дигәндә юлда кат-кат куркыныч...
-
Финанс пирамидаларының әкиятләренә ышанмагыз!
"Елына кертемнәрегезне 200 процентка арттырабыз!" Нәкъ менә шундый матур сүзләргә аеруча олы яшьтәге халык ышана да инде. Шул сәбәпле, ничек финанс пирамидалары ятьмәсенә эләккәнен сизми дә кала. Ләкин кешеләрнең һәрвакыт уяу булырга тиешлеген полиция хезмәткәрләре юкка гына кисәтми ләбаса. 2014-2015 елда финанс пирамидалары аеруча активлашкан. Кызганыч, кешеләр мондый ятьмәгә эләккән...
-
Гөлназ Сәфәрова Африкага барыр өчен 60 мең сумлык күлмәген сата?
Танылган алып баручы, ди-джей, креатив, чибәр Гөлназ Сәфәрова чираттагы ялында! Һәм ул бу атнаның якшәмбесендә гаиләсе белән бергә ике атнага ял итәргә Африкага очарга җыена. "Әйе, әйе, бу юлы без нәкъ менә шушы илне сайладык. Чөнки улыбыз Айданга коеныр өчен җылы су кирәк иде. Гомумән алганда, улыбызның чит илгә беренче...
-
Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү озын чиратлардан коткара
Электрон хезмәтләр порталы елдан-ел киң колач ала бара. Уңайлы бит: кулыңда банк карточкасы һәм анда акча бар икән, чиратлар тормыйча, вакытны сарыф итмичә генә барлык төр түләүләрне башкара аласың.
-
Газета-журналларга язылырга ике атна вакыт калды
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2016 елның икенче яртыеллыгына подписка ахырына якынлаша. Республика матбугат чараларына язылу 17 июньдә, "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына язылу 25 июньдә төгәлләнәчәк. Вакыт тиз уза, икенче яртыеллыкта да газетабыздан район хәбәрләре белән танышып барырга теләсәгез, аңа язылып калырга ашыгыгыз. Ярты елга язылу бәясе - 594 сум....
-
Гүзәл Уразованың сеңлесе апасыннан калышмый
Гөлназ Халикова - Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың бертуган сеңлесе. Әллә нәселдән, әллә табигатьтән бирелгәнме, Гөлназ да апасы кебек үк талантлы һәм моңлы җырчы. Хәзерге вакытта зәңгәр экраннарда аның "Тутый кошым" исемле җырына төшерелгән тәүге клибын еш күрсәтәләр. - Гөлназ, ни өчен фамилияң Уразова түгел, ә Халикова? - Беренчедән, мин...
-
Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы медаль белән бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Кукмара муниципаль районының Түбән Өскебаш авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәтҗанов Нургаян Миннегали улы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Россия көне уңаеннан үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде
12 июньдә күпмилләтле илебез үзенең төп дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең тарихы 1990 елдан - шул елның 12 июнендә РСФСР халык депутатларының беренче съезды Россиянең дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул иткән көннән башлана. Бу көн Россия дәүләтчелегенә хас традицияләрне, аларның төрле гасырлардагы гәүдәләнешен чагылдыра, илнең гомуммилли бердәмлеге...