Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Финанс пирамидаларының әкиятләренә ышанмагыз!

"Елына кертемнәрегезне 200 процентка арттырабыз!" Нәкъ менә шундый матур сүзләргә аеруча олы яшьтәге халык ышана да инде. Шул сәбәпле, ничек финанс пирамидалары ятьмәсенә эләккәнен сизми дә кала. Ләкин кешеләрнең һәрвакыт уяу булырга тиешлеген полиция хезмәткәрләре юкка гына кисәтми ләбаса. 2014-2015 елда финанс пирамидалары аеруча активлашкан. Кызганыч, кешеләр мондый ятьмәгә эләккән...

"Елына кертемнәрегезне 200 процентка арттырабыз!" Нәкъ менә шундый матур сүзләргә аеруча олы яшьтәге халык ышана да инде. Шул сәбәпле, ничек финанс пирамидалары ятьмәсенә эләккәнен сизми дә кала. Ләкин кешеләрнең һәрвакыт уяу булырга тиешлеген полиция хезмәткәрләре юкка гына кисәтми ләбаса.

2014-2015 елда финанс пирамидалары аеруча активлашкан. Кызганыч, кешеләр мондый ятьмәгә эләккән очракта бу оешмаларга акча салучыларның кертемнәре аларның үзләре тарафыннан ук түләнелә. Әлбәттә, мондый кыек юлдагы эшчәнлекләр Татарстанның социаль-икътисади ягына тискәре нәтиҗә бирә. Чөнки финанс инструментларга карата шик уяна. Хокук саклау органнары әлеге төр кыңгыр эшчәнлекне Татарстанның эре шәһәрләрендә генә түгел, ә барлык районнарда да даими тикшерә.

Финанс пирамидаларына ышанучы кешеләрнең психологик портреты да төзелгән. Алар - 50 яшьтән өлкәнрәк, керемнәре уртача яки түбән булган кешеләр. Мондый кешеләрнең күбесе кайбер чакта үзләренекен түгел, балаларының акчаларын сала. Соңгы акчаларын салучылар да еш очрый.

- Халыкның мондый оешмаларга тиз ышануы борчуга сала. Алар буш сүзләргә тиз ышана. Кешеләрдә сизгерлек барлыкка килергә тиеш. Югары процентлы керем яки сезнең бурычыгызны түләргә вәгъдә иткән оешмаларга ышанырга ярамый. Мондый оешма тәкъдим иткән акчаларның проценты Россиянең Үзәк банкы процент ставкасыннан да артыграк була алмый. Ә еш кына финанс пирамидалары 25 яки аннан да артыграк процент ставкасы вәгъдә итә, - дип кабаттан кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең Икътисади куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе бүлеге җитәкчесе Ринат Акчурин.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы башка структуралар белән берлектә "Приволжский сберегательный», «Прогресс», «Ставинвест», «Наследие», «Альфинанс груп» кредит кулланучылар кооперативы кебек финанс пирамидаларын даими тикшереп тора. Аларның нәтиҗәләре буенча быел "Ставинвест", "Наследие" финанс пирамидалары буенча 3 җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта бу өлкәдәге 38 җинаять эше тикшерелә, шуларның 33е буенча инде җинаятьләрне башкарган затлар ачыкланган. Ә 25 кеше инде сак астына озатылган.

Финанс пирамидаларыннан зыян күргән кешеләр дә шактый. Әйтергә кирәк, 2014 елда финанс пирамидалары 1 миллиард 369 миллион сумлык зыян эшләсә, 2015 елда - 1 миллиард 179 миллион сум. Ә быелның 5 ае эчендә кешеләр 30 миллион сумлык зыян күргән.

Бу проблемадан зыян күреп, гариза тапшыручыларның саны да шактый: 2014 елда - 9200; 2015 елда - 8091; 2016 елның 5 ае эчендә - 988 кеше.

- Әле күптән түгел Россия Җинаять кодесының 172 маддәсе гамәлгә керде. Аның буенча финанс пирамидаларын оештыру җаваплылыкка тартыла. Әгәр еш кына "мошенниклык" маддәсе буенча җавапка тартсалар, хәзер исә яңа маддә белән эш йөртәбез, - ди Ринат Акчурин.

Бүгенгә судка 9 җинаять эше җибәрелгән, алардан килгән зыян күләме 500 миллион сумны тәшкил итә. Ә моңа кадәр булган суд хөкемнәр буенча 19 кеше җаваплылыкка тартылган. Зыян күрүчеләргә 200 миллион сум акчалары кире кайтарылган.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев