Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл йөрү кагыйдәләренә төзәтмәләр гамәлгә керде

Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән. Юл йөрү кагыйдәләренә куркыныч йөртү турындагы төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә "Новости" РМА. Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 2.7 пункты барлыкка килде. Куркыныч йөртү дигәндә юлда кат-кат куркыныч...

Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән.

Юл йөрү кагыйдәләренә куркыныч йөртү турындагы төзәтмәләр үз көченә керде, дип хәбәр итә "Новости" РМА. Бу үзгәрешләр Россия юлларында һәлакәтләрне һәм кешеләрнең җәрәхәтләнүен киметүгә юнәлдерелгән.

Шулай итеп, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә 2.7 пункты барлыкка килде. Куркыныч йөртү дигәндә юлда кат-кат куркыныч тудыру яки куркынычлы берничә гамәл кылу күздә тотыла. Алар - өстенлеккә ия булган транспортка юл бирмәү; юл тасмаларының барысы да тулы булганда, тыгыз хәрәкәт вакытында автомобильнең күчүе (сул яки уңга борылудан, борылыш ясау, туктау яки каршылыкны урап узудан тыш); куркынычсыз дистанция һәм ян интервалны сакламау; кинәт тормозга басу (әгәр юлда транспорт һәлакәтен булдырмау өчен таләп ителмәсә); автомобильне уздырып җибәрмәү.

ЮХИДИ автомобиль йөртүчеләргә яңа кагыйдәләрне аңлату өчен махсус интернет-ресурс булдырган. Сайтның адресы - www.опасноевождение.рф. Биредә яңа кагыйдәләргә мисал рәвешендә видеороликлар урнаштырылган.

"Бу видеокитапханә юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч йөртүнең нәрсә икәнен күз алдына китерү мөмкинлеген бирә", - диелә ЮХИДИ хәбәрендә. Хәзергә юл хәрәкәте кагыйдәләренә караган төзәтмәләргә "куркыныч йөртү" терминын кертү генә каралган, автомобиль йөртүчеләргә карата исә төгәл чаралар юк. Элегрәк РФның беренче вице-премьеры Игорь Шувалов штраф күләме буенча экспертлар һәм җәмәгатьчелек белән фикер алышу булачак, дип белдергән иде. Беренчел мәгълүматларга караганда, штраф күләме 5 мең сумнан артык булырга мөмкин.

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев