12 апрель 2016 яңалыклары
-
Кукмарадагы 10нчы районара салым хезмәте “Ачык ишекләр көне” үткәрә
"Ачык ишекләр көне" 15, 16 апрельдә узачак. Биредә агымдагы елның декларация кампаниясе турында күбрәк белергә, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы программа нигезендә декларация (3-НДФЛ) тутыру буенча гамәли киңәшләр алырга, әлеге сайттагы хезмәтләрнең мөмкинлекләре белән танышырга, "Физик затның шәхси кабинеты" хезмәтенә тоташырга мөмкин булачак. Шулай ук салым декларациясен компьютерда эшләп, тиешле...
-
Әйләнеп капланган нефть ташый торган автомобиль табигатькә зыян китергән
Кичә иртән ТРның Баулы районы Ново-зареченское авыл җирлегендә Кандыз елгасының су җыела торган мәйданында "Самара транспорт компаниясе" ҖЧҖ нең нефть ташый торган автомобиле катнашында юлда транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, 500 кв м мәйданга 24 м³ нефть түгелгән. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Баулы районында...
-
Зур Кукмарада фермерларның хисап-сайлау конференциясе була
15 апрельдә Зур Кукмара мәдәният йортында фермерларның отчет-сайлау конференциясе була. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Ир белән хатын боз астына китеп үлгән
Ир белән хатынның үле гәүдәсен кичә Чулман елгасында балыкчылар табып ала. Әлеге хәл Балык Бистәсе районы Масловка авылы тирәсендә булган. Алар елгага балык тотарга салынган ятьмәне тикшерергә кергән, диелә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичке сәгать 6ларда балыкчылар үз көчләре белән аларны ярга...
-
Йөк ташыр өчен рөхсәтне интернет аша ал!
15 апрельдән 14 майга кадәр Татарстан юлларында авыр йөк ташучы машиналар хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Бу кагыйдә күчәренә төшкән авырлыгының (осевая нагрузка) тиешле күрсәткечтән арткан транспорт чараларына кагыла. Татарстан юллары өчен 1, 2, 3 күчәрле йөк автомобильләре арбасының һәр күчәренә төшкән авырлык 6, 5, 4 тонна тәшкил итәргә мөмкин. Бу чикләүләргә...
-
Зур Сәрдектән Илсур Шәфигуллин әйләнә-тирәне яшелләндерүгә күп көч куя
Игелек итү, яхшылык эшләүнең бихисап күп төрләре бар. Бары тик күңел итәргә һәм вакыт таба белергә генә кирәк. Зур Сәрдек авылында яшәүче Шәфигуллин Илсур Гыйбадулла улы менә ничә еллар инде, үзе теләп, янәшә тирәне яшелләндерү өстендә эшли. Көздән туфрак әзерләп чыршы-нарат үсентеләрен тишелдерә. Ул үсентеләр аның өендә дә, Зур Сәрдек...
-
Зур Сәрдек балалары мәдәният йортында концерт куйды (фото)
Зур Сәрдек авылы "Әкият" балалар бакчасы коллективы ел саен матур концерт программасы күрсәтеп, тамашачыларны куандыра. Игелек атнасы кысаларында, бу коллектив быел да мәдәният йортында "Балачак көймәсе" дигән Хәйрия концерты уздырды. Эчтәлекле, матур концертта ике төркем балалары катнашты. Татар һәм рус телләрендә сөйләшкәннәренә күнеккәнбез инде, ә менә балалар инглиз телендә шигырьләр...