Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зур Сәрдектән Илсур Шәфигуллин әйләнә-тирәне яшелләндерүгә күп көч куя

Игелек итү, яхшылык эшләүнең бихисап күп төрләре бар. Бары тик күңел итәргә һәм вакыт таба белергә генә кирәк. Зур Сәрдек авылында яшәүче Шәфигуллин Илсур Гыйбадулла улы менә ничә еллар инде, үзе теләп, янәшә тирәне яшелләндерү өстендә эшли. Көздән туфрак әзерләп чыршы-нарат үсентеләрен тишелдерә. Ул үсентеләр аның өендә дә, Зур Сәрдек...

Игелек итү, яхшылык эшләүнең бихисап күп төрләре бар. Бары тик күңел итәргә һәм вакыт таба белергә генә кирәк. Зур Сәрдек авылында яшәүче Шәфигуллин Илсур Гыйбадулла улы менә ничә еллар инде, үзе теләп, янәшә тирәне яшелләндерү өстендә эшли. Көздән туфрак әзерләп чыршы-нарат үсентеләрен тишелдерә. Ул үсентеләр аның өендә дә, Зур Сәрдек мәдәният йортында да үсәләр. Яз җиткәч ул аларны ерганак кырыйларына, текә ярларга, ярлары ашалган елга буйларына утырта. Авылыбыз каршысындагы тау битендә, зират һәм шифаханә кырыйларында Илсур абый утырткан йөзләгән агач-куаклар үсеп утыра. Кәримә исемле оныгына багышлап утырткан агачларның матур булып үсеп киткәненә сөенеп, киләчәктә Кәримә урманы, дип әйтсеннәр иде бу урынны, дип хыяллана ул. Аның үрнәгендә, безнең дә хезмәттәшләребез белән утырткан зирек агачлары үсә тау битендә. Авылдашларыбыз Әминов Фәһим абый, Әхмәтов Радик, Хөсәенов Әхмәтләрнең кул җылыларын саклаган бихисап күп агачлар да шаулый анда. Әле кар яңа бетеп килә, Илсур абый инде тау итәгендә яшь нарат үсентнләре утыртырга чыкты. Игелекле авылдашларыбызга рәхмәт әйтеп, сәламәтлек һәм хәерле гомер телибез.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев