Кукмарадагы 10нчы районара салым хезмәте “Ачык ишекләр көне” үткәрә
"Ачык ишекләр көне" 15, 16 апрельдә узачак. Биредә агымдагы елның декларация кампаниясе турында күбрәк белергә, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы программа нигезендә декларация (3-НДФЛ) тутыру буенча гамәли киңәшләр алырга, әлеге сайттагы хезмәтләрнең мөмкинлекләре белән танышырга, "Физик затның шәхси кабинеты" хезмәтенә тоташырга мөмкин булачак. Шулай ук салым декларациясен компьютерда эшләп, тиешле...
"Ачык ишекләр көне" 15, 16 апрельдә узачак.
Биредә агымдагы елның декларация кампаниясе турында күбрәк белергә, Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы программа нигезендә декларация (3-НДФЛ) тутыру буенча гамәли киңәшләр алырга, әлеге сайттагы хезмәтләрнең мөмкинлекләре белән танышырга, "Физик затның шәхси кабинеты" хезмәтенә тоташырга мөмкин булачак. Шулай ук салым декларациясен компьютерда эшләп, тиешле вакытка тапшыра алачаксыз. Сезне 15 апрельдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, 16 апрельдә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр чакырабыз. Белешмә өчен телефоннар: 884364 (2-07-23) (2-06-42).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев