12 февраль 2016 яңалыклары
-
Кукмара 4нче мәктәбе укытучысы Дамира Платонованың үткән юлы эзле, игелекле
Кешеләрнең үткән гомер юлы һәм чишмәләр... Күп яклап охшаш кебек алар. Үзендә барлык күркәм сыйфатларны туплаган гүзәл зат - Дамира Платонованың тормыш агышын да салмак кына челтерәп агучы, саф сулы чишмәгә тиңләргә мөмкин булыр иде. Аның Кукмара 4нче урта мәктәбенә килеп укыта башлавына да 23 ел вакыт үтеп киткән. Тыйнак,...
-
iPad Апас кешесенә киткән
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларга язылган өчен вәгъдә ителгән бүләк - айпад интернет-планшеты үз иясен тапты. Татарстанда татар һәм рус телләрендә дистәләгән газет һәм журналлар нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте инде дүртенче тапкыр иң актив язылучыларга кыйммәтле бүләкләр өләшә. "Язылган өчен айпад!" акциясендә җиңүче итеп узган елларда иң зур суммага...
-
Вахит клубында зур бәйге узды (+Фотолар)
Халкыбызның яраткан композиторы, якташыбыз Фасил Әхмәтовны искә алу уңаеннан, Вахит мәдәният йортында район буенча узучы җыр, нәфис сүз, төрле музыка уен коралларында уйнаучы яшь талантларны барлау бәйгесе оештырылды. Бу бәйгедә Вахит авылыннан: Вахит балалар бакчасы балалары, Дилүс Нәбиев, Алсу Нуриева, Адель Муллагалиев, Алмаз Муллагалиев, Наза фольклор ансамбле, Гыйльмуллин Айзат, "Тургай"...
-
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кукмара металл савыт-саба заводы” җәмгыятенә Рәхмәт хаты тапшырды
Казанда республика Икътисад , Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының "Татарстан Республикасының 2015 елда социаль-икътисадый үсеше һәм 2016 елга бурычлары" дигән темага берләшкән коллегиясе үткәрелде. Коллегия эшендә катнашкан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кукмара металл савыт-саба заводы" җәмгыятенә Рәхмәт хаты тапшырды. "Югары сыйфатлы, киң кулланышта булган продукция эшләп чыгаручы, җитештерүдә заманча технологияләргә нигезләнеп,...
-
Район башлыгы белән очрашуга чакырабыз
13 февральдә, район Мәдәният йортында район башлыгы Сергей Димитриевның халык белән очрашуы үткәрелә. Башлана 11.00 сәгатьтә.
-
“Могҗизаларны үзебез ясыйк” дигән өр-яңа проект могҗизаларны барлый
Хәтерләсәгез, 2014 елда газетабызда "Кукмараның 7 могҗизасы" дигән проект старт алып, ел дәвамында районыбызның игътибарга лаеклы объектлары, табигать байлыклары барланган иде. Ә быел, әйдәгез, шушы 7 могҗизаны 7 тапкыр арттырып, 49 могҗизаны үз кулларыбыз белән булдырыйк. Проект барышында поселокта һәм авылларда башкарылган эшләр - ял парклары, спорт мәйданчыклары ясау, сулыкларны...
-
Бүген РДКда “Кукмара кышы” татар җыры фестиваль-конкурсының Гала-концерты була
Катнашалар: Дилә һәм Зилә Зиннәтовалар, Дусай, 15 яшь Инсаф Әхмәтҗанов, Түбән Казаклар, 19 яшь Динә Абдуллина, Нормабаш, 15 яшь Зилә Мостафина, Ядегәр, 16 яшь Зиннур Гайнуллин, Янсыбы, 35 яшь Маннур Вильданов, Уразай, 19 яшь Руфинә Габделхаева, Кукмара, 27 яшь Дилүс Нәбиев, Вахит, 25 яшь Илүзә Хәбибуллина, Янсыбы, 15 яшь Әнисә...
-
Якташыбыз Вадим Захаровка артист булуы ярдәм иткән: юлда штрафтан котылган (+Фото)
Күптән түгел Балык Бистәсеннән якларыннан концерттан куеп кайтып килгәндә Вадим Захаровны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Тикшерү узганнан соң, аның машина йөртү таныклыгының вакыты чыгуы ачыклана. - 31 январь көнне "права"ның вакыты чыккан булган. Аны уйламыйсың бит инде. 15 мең сум штраф язабыз, диләр. Язмагыз, дип үтендем. Казанда 16 февральдә узачак концертыма...
-
Түбән Өскебаш җирлегендә халык җыены узды (+Фотолар)
Түбән Өскебаш урта мәктәбендә үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов, мәктәп директоры Илнур Муллахмәтов, участок инспекторы Ришат Гаянов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфиналар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елда районда башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә максат...
-
Кукмарада “Кышкы шәфкатьлелек атналыгы” акциясе узачак
Хөрмәтле оешма-предприятие җитәкчеләре, райондашларыбыз! Социаль яклау бүлеге, авыр тормыш хәлендәге күп балалы, аз тәэмин ителгән, балалы тулы булмаган гаиләләргә ярдәм итү максатыннан, 15 февральдән әлеге хәйрия акциянең башлануы турында хәбәр итә. Әлеге акция кысаларында кулланышта булган әйберләр, аяк киемнәре, китаплар, көнкүреш техникасы, йорт җиһазлары, уенчыклар, канцелярия товарлары һәм техник чараларны...
-
Түбән Үрәс җирлегендә халык җыены үтте (+Фотолар)
Түбән Үрәс авылы мәдәният йортында үткәрелгән җыелыш җирле үзидарә органнарының 2015 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган иде. Анда җирлек башлыгы Гөлсинә Гарифуллина, мәктәп директоры Ирек Гайнетдинов, участок инспекторы Дамир Әхмәтгалиев, "Агрохимсервис" оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфиналар чыгыш ясады. Район башлыгы Сергей Димитриев 2015 елда районда...