11 апрель 2017 яңалыклары
-
Казаннан очкан самолет ашыгыч рәвештә Домодедово аэропортына төшеп утырган
«Эйрбас 319» самолеты S7 авиакомпаниясенә карый. (Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Бүген Казаннан очкан самолет Мәскәүнең Домодедово аэропортына ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Российский Диалог» басмасы җиткерә. Андага мәгълүматка караганда, башкала аэропорты хезмәткәрләре әйтүенчә, пассажирлар белән самолет бүген 18:30 сәгатьтә төшеп утырган. «Эйрбас 319» самолеты S7 авиакомпаниясенә карый....
-
Викторина: "Кошлар - табигать сакчылары"
Яз - ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш та туры карап елмая. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала...
-
Салым “вычет”ларын кайтару: 390 мең сумга кадәр акча сезгә дә тиешме?
Хезмәт хакы яки башка төрле кереме булган физик затлар салым түләргә тиеш. Гадәттә, эш бирүчегез ай саен сезнең хезмәт хакыннан 13 процентын салым өчен тотып кала. Белә идегез микән: кайбер очракларда тотып калынган акчаны сез үз файдагызга кире кайтара аласыз. Сүз нинди очраклар турында бара соң? 1. Милек вычетларын күчемсез...
-
Бик җиңел әзерләнә торган шоколадлы торт (рецепт)
Бик җиңел, гади ингредиентлы һәм тиз пешерелә торган шоколадлы торт рецепты тәкъдим итәбез. Камыр өчен: 2 ст. он 1 ст. шикәр комы 1 чәй калагы сода 2 аш калагы какао 2 йомырка 1 ст. кефир 2 аш калагы үсемлек мае Он, шикәр, сода, какаоны аерым савытта болгатырга, йомырка, май, кефирны...
-
Кукмарада полиция хезмәткәрләренең гарнизон разводы узды (фото)
Җиңү Паркы каршында оештырылган чарада район эчке эшләр бүлегенең шәхси составы һәм ирекле халык дружинасы (ДНД) вәкилләре катнашты.
-
“Илназ Баһ, нишләвең бу?” Социаль челтәрләрдә җырчының чәчәкле костюмыннан көләләр
Бүген социаль челтәрләр гөҗ килә - җырчы Илназ Баһның үзенчәлекле сәхнә кәчтүме турында "токмачлар куерып" алды. Халык "Әстәгъфирулла!" "Абау!", "Шушы да булдымы кием?!", "Үлеш просто!" дия-дия әлеге кәчтүмне "чәйни". Берәү хәтта, җырчының "Аңла йөрәгемне" җырын исенә төшереп, аны кәчтүмгә туры китереп, болай дип язып куйган: Аңла йөрәгемне. Кара күлмәгемне, Үтенәм,...
-
Кукмарада янгын вакытында йорт хуҗасы зыян күргән
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 апрельдә, сәгать 09.08дә "ГЛОНАСС+112" системасы аша поселокның Тимер юл урамындагы шәхси йортларның берсе яну хакында хәбәр алына. Нәтиҗәдә 35 квадрат метр мәйданда торак йортның кухня өлеше һәм чардак яна. Йорт хуҗасына зыян килә. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
-
Зур Кукмара китапханәчесе балалар белән викторина уздырды (фото)
Зур Кукмараның "Бәләкәч" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Кошлар - канатлы дусларыбыз" дигән темага викторина үтте. Балаларга карга, сандугач, сыерчык, күке, тукран турында мәгълүмат бирелде. Аннан "Оча, очмый" дигән уен уйналды, кошлар турында табышмаклар әйтелде, әйтемнәр искә төшерелде, кошларның нинди өлешләрдән торуы сөйләнелде һәм өлешләп кошларны төзедек. Викторина төрле шигырьләр...
-
Олыяз мәктәбенең “Хәтер” төркеме Казанда укуда булып кайтты (фото)
Олыяз урта мәктәбенең "Хәтер" төркеме эшчәнлегендә актив катнашучы укучылары, Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендә Казанга барып, Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәгендә укып кайттылар. Әлеге үзәктә алар хәрби археология, сугыш барган җирләрдә эзләнүләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау, тиешле документларны тутыру, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мәгълүмат алдылар. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы музеенда булдылар, "Ялкын"...
-
Кукмаралылар 15 майга кадәр шашлык кыздыра алмаячак
Язгы-җәйге чорда янгын чыгу очраклары арту сәбәпле, Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы режим кертелә. Бу чорда җирлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр үзләре карамагындагы обектларда, гражданнар исә шәхси торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә, беренчел янгын сүндерү җайланмалары...
-
Татфондбанк банкрот дип танылды
Вакытлы администрация исәпләвенчә, Татфондбанкның бурычы 189 миллиард сумны тәшкил итә. (Казан, 11 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның Арбитраж судында Татфондбанкны банкрот итеп тану эшен карау узды. Россия Банкы дәгъвачы буларак чыгыш ясады. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы судка үз вәкилләрен җибәрмәгән, алар югында эшне карауны үтенеч язуы җибәреп чикләнгән. Эшкә өченче зат буларак катнашу...
-
Ашаган табагына төкергән! (ГЫЙБРӘТ)
- Ахирәткәем, ишегеңне ач! Мин килдем! Утыз елдан артык бер тапкыр да ачуланышмаган дустының фатиры төбендә Гөлсинәгә озак таптанырга туры килде. Үгетләп тә, ялварып та карады, ләкин ишек ачылмады. "Юк, ачмыйм, мин сине башка бервакытта да өемә кертмәячәкмен!" Зәйнәпнең җавабы шулай кыска иде. Бу сүзләр өчен ачуы кабарды, йөзе бүртенде...
-
Олыяз мәктәбендә “Сыерчык оясы” дигән акция узды (фотолар)
Әлеге акция Экология елы кысаларында оештырылды.
-
Азат Фазлыев ресторанда ашаганы өчен җыр белән түли?
Казандагы рестораннарның берсендә Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән кызыклы хәл булган. Кайчан, ничек? Бу хакта Татар Тудейга Азат үзе сөйләде. //Tatar Today// «Артист кеше өйдә генә тормый, күп вакыты юлда, гастрольдә яки башка чараларда уза. Шулай булгач, еш кына кафе-рестораннарда тукланырга туры килә. Күптән түгел Алсу белән Казанның бер ресторанында...
-
Кукмарада Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырыш үткәрә
Күчмә утырышта 7 мәсьәлә каралачак. (Казан, "Татар-информ", Лилия Локманова). 11 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Кукмара районында күчмә утырыш уздыра. Көн тәртибенә 7 мәсьәлә, шул исәптән, федераль закон проектлары да чыгарылачак. Контроль сорау буларак, депутатлар Татарстанның җирле үзидарә органнарына аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турындагы законның...