11 апрель 2016 яңалыклары
-
Лубянда су агызгыч көйләнә (фото)
"Лубянда язгы ташуны бәла-казаларсыз уздырып җибәрү өчен су агызгычны көйләп торабыз. Кизү тору да оештырылды", - дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев.
-
Кукмарага монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре килә
20 апрельдә районга эш визиты белән монополиягә каршы Россия Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкилләре килә. Идарә җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов гражданнарны кабул итәчәк һәм эшмәкәрләр белән очрашачак. Чара Кукмара поселогы, Ленин урамы, 38 бинада урнашкан район Мәдәният йортында узачак. Башлана сәгать 9.00да.
-
Лубянда яңа су башнясы куелган (фото)
Әлеге башня Лубянның Техникум урамына урнаштырылды, дип хәбәр итте җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев.
-
Укытмасаң, акчасын кайтарасың
Мәктәп эшенә укытучылык сәләте тумыштан булганнарны гына алачаклар. Һәрхәлдә, мәгариф түрәләре шулай дип хыяллана һәм бу эшкә тотынганнар да инде. Булачак укытучыларны алар әле укучы чагында сайлап алачаклар, ә аннары стипендия түләп белем бирәчәкләр. Тик моның әҗерен дә кайтарырга туры киләчәк. Алуы рәхәт... Ай саен 15 мең сум стипендия! Аларны...
-
Кукмараның яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең финалында катнаша
Бүген Казанда "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2016" - 16 нчы республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык фестиваленең суперфиналы старт ала. Биредә 5-21 яшьлек 4500 сәхнә йолдызының чыгышын тамаша кылып булачак. Алар үз осталыкларын төп өч номинация: вокал, хореография һәм конферанста күрсәтәчәк. Фестивальнең суперфиналы 11-15 апрель көннәрендә узачак. Мәртәбәле жюрины Россия һәм...
-
Үзкертемне вакытында түлә
Агымдагы елның 6 мартында үткән референдум нәтиҗәләре буенча быел халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителде. Үзкертем суммасы - балигъ булган һәркемнән 300әр сум, аны 1 майга кадәр түләү кирәк. Түләүләрне "АК БАРС банк" аша күчерү юлы белән башкарырга яисә...
-
Кукмарада бер ир кеше янып үлгән
Кичә, 10 апрельдә, кичке сәгать тугызлар тирәсендә поселокның Ворошилов урамындагы беренче номерлы йортта янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йортның беренче фатирының оялдысы һәм түбәсе яна иде. Янгын тиз арада сүндерелде, оялдыннан ир кеше мәете табылды. Әлеге йортта беркем дә яшәми, барысы да күченеп беткәннәр. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен...