Укытмасаң, акчасын кайтарасың
Мәктәп эшенә укытучылык сәләте тумыштан булганнарны гына алачаклар. Һәрхәлдә, мәгариф түрәләре шулай дип хыяллана һәм бу эшкә тотынганнар да инде. Булачак укытучыларны алар әле укучы чагында сайлап алачаклар, ә аннары стипендия түләп белем бирәчәкләр. Тик моның әҗерен дә кайтарырга туры киләчәк. Алуы рәхәт... Ай саен 15 мең сум стипендия! Аларны...
Мәктәп эшенә укытучылык сәләте тумыштан булганнарны гына алачаклар. Һәрхәлдә, мәгариф түрәләре шулай дип хыяллана һәм бу эшкә тотынганнар да инде. Булачак укытучыларны алар әле укучы чагында сайлап алачаклар, ә аннары стипендия түләп белем бирәчәкләр. Тик моның әҗерен дә кайтарырга туры киләчәк.
Алуы рәхәт...
Ай саен 15 мең сум стипендия! Аларны менә шундый зур акча белән кызыктырмакчылар. Тулай торакта яшәү дә бушлай! Дөрес, аңа кадәр укучы үзенең укытучы булырга лаек икәнлеген һәм белемен дәлилләп күрсәтергә тиеш. Сүз республикада укытучы булырга теләгән яшьләрне вузларда максатчан юнәлештә, ягъни абитуриент белән район җитәкчелеге килешүе нигезендә әзерләү турында бара. Килешүдә диплом алган белгечнең кайсы мәктәптә эшләячәге билгеләнә.
Максатчан кабул итү системасын кертү яңалык түгел анысы. Ләкин моңа кадәргесендә сыйфат, эш тәртибе дигән нәрсә аксады. Яшь белгечләрнең туган төбәкләренә кайту-кайтмавын берәү дә тикшермәде. Ә хәзер тикшерәчәкләр. Кем шушы юнәлештә укырга кергән, югарыда әйтелгән стипендияне алган - андыйлар туган төбәге мәктәбендә биш ел эшләргә тиеш. Ә инде килешү кагыйдәләрен үтәмәгәннәргә акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Бу исә бер елга - 180, ә дүрт елга 720 мең сум дигән сүз. Күз йомып калу дигән нәрсә булмаячак. Мисаллары да бар. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев белдергәнчә, "Алгарыш" грантын алып та, таләпләрне үтәмәүчеләрдән суд аша шактый гына акчаны кире кайтартканнар.
Җиңел юл бетте!
Мәгариф җитәкчеләре вузларга кабул итү системасын үзгәртергә булган. Әгәр син укытучы эшен, балаларны яратасың икән, вузда сине көтәләр. Юк икән, сау бул, башка һөнәр сайла! Хәлләр хәзер әнә шундыйрак.
Тимерхан Алишев белдергәнчә, бүген республика мәктәпләрендә укытучы булырга теләгән укучыларны барлау эше бара. Белгечләр алар белән күзгә-күз очрашып, теләк, белем сыйфатын бәяли. Тест, аралашу, БДИ нәтиҗәләре... Менә шулардан чыгып, аларның язмышы хәл ителә. Әлегә дәгъва кылучылар саны - 400 кеше. Шулар арасыннан 200 баланы сайлап алачаклар. 50 укучы исемлектән төшеп калган инде. Алишев әйтүенчә, алар җиңел генә укытучы булырга хыялланган. Әмма хәзер теләсә кем мөгаллим була алмаячак, диләр. Карап карарбыз. Хәер, барысына да БДИ иләге аша узасы.
Пенсионерлар 14 процентка җитә
Кыскасы, ел саен шуның кадәр студентны иләк аша уздырып, укытучылыкка әзерләячәкләр. Бүген яшь укытучылар җитмәү сәбәпле, кайбер пенсия яшендәге педагоглар белем бирүен дәвам итә. Алар 14 процент тирәсе тәшкил итә. Биш ел эчендә яше 35тән артмаган мөгаллимнәр саны 25 процентка җиткән. Ә ел саен 800-900 яңа кеше кирәк. Бүген математика, физика, химия, биология, информатика, башлангыч сыйныф укытучылары җитми.
Гадәттә, югары уку йортларында педагог белгечлеген үзләштерүчеләр саны районнарда булган ихтыяҗдан күбрәк тә була. Әмма укып бетергәч аларның каядыр югала торган гадәте бар. Авылга кайтырга теләмиләр, калада да башка эш эзлиләр. Әле мәктәпкә барганнарының да белеме үзләренә бүген үк балалар ышанып тапшырырлык дигән сүз түгел.
"Безнең яңа укытучы" грантын отучыларга исә, нинди фәннән белем бирүенә карап, ай саен 10 мең сумга кадәр өстәмә акча түләнә. Бу очракта ул үз урынында өч ел эшләргә тиеш.
Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев