9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зинира һәм Ризат РАМАЗАНОВЛАР кемгә пародия ясый?
Эстраданың парлы гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар үзләрен яңа жанрда сынап карарга булган. Җырчылар беренче уртак концертларында пародия ясарга җыена. Хәзерге вакытта Рамазановлар җиң сызганып әнә шул яңа программага әзерләнә. - "Бул үземә генә" исемле концерт программасы бик эчтәлекле, үзенчәлекле һәм кызыклы булачак. Беренче өлешендә халыкны үзебез белән таныштырабыз, тамашачы...
-
30га кадәр ике бала табучы хатын-кызларны "бүләкләргә" җыеналар
Россиянең хезмәт министры Максим Топилин 30 яшькә кадәр ике бала табучылар өчен кызыксындыру чарасы табарга кирәк дигән фикер белдергән. Бу беренче балаларын соң табучылар саны арту белән бәйле. Министр әлеге фактны проблема дип саный, аның фикеренчә, 30 дан соң бала табу - начар. "Ана сәламәтлеге ягыннан караганда 3нче һәм 4нче...
-
Байлангарда мәчет ачу тантанасы була
Хөрмәтле авылдашлар, якташлар! Сезне 11 сентябрьдә, 10.30 сәгатьтә Байлангар авылының зурайтылган, яңартылган мәчетен ачу тантанасына көтәбез. Рәхим итегез!
-
Яңа акчалар: Казан Кремле һәм КФУ финалда!
Татарстанның Казан Кремле һәм Казан федераль университеты бинасы яңа купюраларга символ сайлау конкурсының финалистлары, дип табылды. Бүген яңа банкнотларда төшереләчәк символлар конкурсының 10 финалисты билгеле булды. Әлеге бәйгенең беренче этабы 28 июньнән алып 28 июльгә кадәр дәвам итте. 5-30 август көннәрендә конкурсның икенче этабы социологик сораштыру формасында үтте. Сахалиннан Калининградка...
-
Кукмарада “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы бара (фото)
Татарстанда, шул исәптән районыбызда 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремистлыкка - юк!" айлыгы үткәрелә. Аның кысаларында мәгариф, мәдәният, спорт, дини оешмаларда төрле чаралар уздыру каралган. Айлык кысаларында Күкшел мәдәният йортында 9нчы сыйныф укучылары белән "Безгә куркыныч яный" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Укучыларга экстремизм турында аңлатма бирелде һәм аның кешелек өчен...
-
Аш.Буҗи авылында көчле янгын булган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген төнге сәгать икеләр тирәсендә Аш.Буҗи авылының Үзәк урамындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Янгын нәтиҗәсендә бер хуҗалык тулысынча янып бетә, икенче хуҗалыкның каралты-куралары янып кара күмергә әйләнә. Хәзерге вакытта янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара. Фотолар Кукмара янгын-коткару бүлегеннән алынды.
-
11 сентябрьдә Ядегәрдә “Сәвия” чишмәсе ачыла
11 сентябрьдә Ядегәр авылында "Сәвия" чишмәсен ачу тантанасы була. Башлана сәгать 9.00да. Райондашларны, якташларны көтеп калабыз. Авыл имамы.
-
Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова дошманлашкан?!
Ике "килендәш" Алинә Сафиуллина белән Эльвира Хамматова "Бәхетле язмыш" җырына төшерелгән клипның дәвамын иҗат итәргә булган. Яратып-яратылып, гаилә бәхетенә күмелеп яшәүче, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче кызларны бу юлы бөтенләй башка образда күреп булачак. - Яңа клип "Ике килен килендәш" җырына төшерелә. Тормыш гел бөртөрле генә бармый, төрле чаклар була. Монысында...
-
Халык “синоптигы” аномаль кыш фаразлый (ФОТО)
Кичә көне буе чиләкләп койган яңгыр күпләрне хафага салды. Матур, аяз көннәр шуның белән беттеме икән? Көз ничек килер? Әбиләр чуагын кайчан көтәргә? Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Тумышы белән Арча районының Урта Пошалым авылыннан ул (җырчы Рөстәм...
-
Бүген Кукмарага “Мираж” төркеме килә
Белми калмагыз! Кукмарага "Мираж" төркеме килә. Концерт 9 сентябрьдә Киндеркүл янындагы тугайда 19.00 сәгатьтә башланачак. Программада шулай ук башкала артистлары Равилә һәм Радик Шәрипҗановларның чыгышы да кертелгән. 18 сәгать 30 минуттан тугайга Сабантуй маршруты буенча түләүле автобуслар йөри башлаячак. Тамашага рәхим итегез!
-
Балаңны кагыйдә буенча йөртәсеңме?
Уку елы башлану юлларда, җәяүлеләр кичүендә укучыларга тагын да игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан махсус рейдлар уздырыла. 1 сентябрьдә Татарстанда "Бала - иң төп пассажир" профилактик чара башланып китте. Аның дәвамында республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуга юл куймаячак. Дәүләт...
-
Арпаяз авылы балалары бакчада икмәк турында сөйләште (фото)
Балаларда икмәккә һәм игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Арпаяз балалар бакчасында "Икмәк каян килә?" дигән темага телдән җурнал үткәрелде. Чара кысаларында балалар белән фикер алышу һәм рәсем конкурсы оештырылды.
-
Кукмарада переезд сигез сәгатькә ябыла
Казан дистанция юлы җитәкчесе хәбәр итүенчә,14 сентябрьдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Кукмара тимер юл переезды 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябыла, автотранспорт хәрәкәте туктатыла.
-
Кукмараның баш табибы медаль белән бүләкләнде
Халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Кукмара үзәк район хастаханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Халиев Равил Билал улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Өлге зиратын чистарту буенча өмә үткәрелә
10-11 сентябрьдә Өлге зиратын чистарту буенча өмә үткәрелә. Авылдашларны, якташларны әлеге изге эшкә көтеп калабыз. Башлана сәгать 8.00 дә. Авыл җирлеге