Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Балаңны кагыйдә буенча йөртәсеңме?

Уку елы башлану юлларда, җәяүлеләр кичүендә укучыларга тагын да игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан махсус рейдлар уздырыла. 1 сентябрьдә Татарстанда "Бала - иң төп пассажир" профилактик чара башланып китте. Аның дәвамында республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуга юл куймаячак. Дәүләт...

Уку елы башлану юлларда, җәяүлеләр кичүендә укучыларга тагын да игътибарлырак булырга кирәклеген искәртә. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатыннан махсус рейдлар уздырыла.

1 сентябрьдә Татарстанда "Бала - иң төп пассажир" профилактик чара башланып китте. Аның дәвамында республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре балигъ булмаган балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен бозуга юл куймаячак. Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре белем бирү оешмалары каршында кизү тора.

Пассажирлар арасында бала булганда, юл-транспорт һәлакәтләренең иң куркынычы теркәлә. Мисал өчен, быел гына да бала пассажирлар катнашында 143 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 6 бала һәлак булган, 159ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. Шунысы да бар: һәлак булган алты баланың икесе махсус утыргычка утыртылмаган, тагын берсе адаптер белән генә беркетелә, бер сабый скутерда мотошлемсыз җилдерә.

Россиянең Юл йөрү кагыйдәләре буенча 12 яшькә чаклы булган балалар транспортта бары тик махсус утыргычка утыртылып йөртергә тиеш. Исегезгә төшерәбез: хәзерге көнгә балаларны утырта торган махсус утыргычлар балалар травматизмын булдырмый калуның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Сәламәтлек саклау өлкәсенең бөтендөнья оешмасы мәгълүматлары буенча, әлеге җайланмаларны дөрес итеп кулланган вакытта, алар юл-транспорт һәлакәте вакытында яңа туган сабыйларны үлемнән 70 процентка саклап кала. 1-4 яшьлек балаларның гомере 54-80 процент очракта сакланыла дигән сүз.

Ата-аналарның бала тормышына битараф каравы инспекторларны да сөендерми, әлбәттә. Шушы рейдның инде беренче нәтиҗәләре дә бар. Мисал өчен, Казанның 9 нчы урта мәктәбе каршында кизү торган ЮХИДИ хезмәткәрләре Белем бәйрәмендәге тантаналы линейкага үз балаларын юл кагыйдәләрен бозып, алып килүчеләрне терки. Үз сабыйларын махсус утыргычка утыртмаганнарга карата өч мең сум штраф салына.

Җитмәсә, полиция хезмәткәрләре мәктәп янындагы юл челтәрендә җитешсезлекләр дә ачыклый. Мисал өчен, биредә "Җәяүлеләр өчен юл кичүе" билгесе һәм ясалма тигезсезлекләр дә булдырылмаган. Белгәнебезчә, бу эш Гомумхалык фронты алып бара.

Чара барышында, юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалап, инспекторлар яшь җәяүлеләргә һәм пассажирларга яктылыкны кире кайтара торган элементлар, махсус белешмәләр дә таратыла. Әлеге акция 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев