- "Бул үземә генә" исемле концерт программасы бик эчтәлекле, үзенчәлекле һәм кызыклы булачак. Беренче өлешендә халыкны үзебез белән таныштырабыз, тамашачы белән аралашабыз. Җырлы-биюле концерт юморга да бай булачак, дустым Илдар Ямалиевның катнашуы көтелә. Моннан тыш, Зинира белән пародияләр әзерлибез, әмма кемгә икәнен әлегә әйтмим. Шул рәвешле, үзебезне төрле яктан үстерергә омтылабыз. Тамашаны иң элек Татарстан һәм Башкортстан якларында тәкъдим итәчәкбез, Алла теләсә. Казан тамашачысы аны Яңа елдан соң күрә алачак, - дип сөйләде Ризат Рамазанов Intertat.ru хәбәрчесенә.
Бу көннәрдә Рамазановларның "Сиреньнәр" җырына төшерелгән клиплары дөнья күрде. Аның чыгымнарын Ризатның "танылган" баҗае күтәргән. "Баҗай бу җырны ишетүгә ошатты, клип төшерергә тәкъдим итте. Кызганыч, үзләре клипта төшә алмады. Аллага шөкер, яңа җырлар иҗат ителә, тиздән тагын бер клип төшерергә исәп", - дип планнары белән уртаклашты Ризат.
Нет комментариев