9 июль 2013 яңалыклары
-
Югары Чурада узган Симет бәйрәмендә лотерея да уйнатылды
Югары Чура авылында керәшеннәрнең Симет бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм инеш буендагы ямьле урында үтте. Авыш колгага менү, чүлмәк вату, күзләрне бәйләгән килеш бүләк кисеп алу һәм башка төрле уен-бәйгеләр оештырылды. Борынгы керәшен уеннары исә бәйрәмгә онытылмаслык ямь бирде. Бу чараны оештыруда клуб хезмәткәрләре белән бергә эшмәкәр Николай Алексеев башлап йөрде, лотерея...
-
Алтын туй ияләренә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды
Район ЗАГС бүлегендә волонтерлар үзләренең никахларын теркәгән биш парга "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне" көне уңаеннан әлеге бәйрәмнең төп символы - ромашкалар тапшырды. ЗАГСта ромашка сурәте төшерелгән рәсем дә урнаштырылган иде. Анда исә кунаклар яшьләргә изге теләкләрен яздылар. 8 июльдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Гармония" яшь гаилә клубының...
-
Район халкы бердәм булып печән әзерли
Әле җәй уртасы да җитмәгән, ә инде байтакка сузылган эсселек-корылыктан тау битләрендә, ачык урыннарда үләннәрнең саргая башлавы күренә.Үз хуҗалыгында мал-туар асрап көн күрүче авыл кешесенең башында бер уй - шушындый шартларда кышка җитәрлек терлек азыгы әзерләп калу. Сораштыруыбыз шул хакта. Мария ПОРФИРЬЕВА, Лельвиж авылы: -Хәзер беркем дә, чалгы тотып, үлән...
-
Ош.Юмья авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре бара
Ош.Юмья авыл җирлеге башлыгы Анатолий Рамазанов хәбәр итүенчә, Иске Юмья авылында чишмә төзекләндерелгән, су башнясының насосы алмаштырылган. Шулай ук Югары Юмьяда да чишмә яңартылып, аңа елга аша чыгу өчен күпер төзелгән. Ош.Юмьяда исә авылга керү юлында яңа юл күрсәткече урнаштырылган. фото: http://princefka.ru
-
18 яшьлек Кукмара районы егете суга батып үлде
Малмыж районының Иске Бурец авылы янәшәсеннән агучы Нократ елгасында фаҗига булды. Быел гына күппрофильле лицейны тәмамлаган, Жилой Рудник авылында яшәүче 18 яшьлек Дәүләтшин Айрат Марсель улы әти-әнисе белән ял итәргә баргач, суга батып үлде. Айратның әти-әнисенең, якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Көннәр эссе торганлыктан, җай чыгуга һәркем елга, күл буйларына су...
-
Рамазан ае башланды
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башланды. Быел ул 9 июльдән 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Рамазан ае Коръәни Кәрим иңә башлаган, догалар кабул була торган ай. Изге Рамазан ае мөбарәк булсын! фото: http://www.sarmanda.ru
-
"IT-Чемпион" конкурсы бара
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең электрон төрләрен популярлаштыру, порталны халыкка тарату һәм аңлату максатында мәктәп укучылары арасында оештырылган "IT-Чемпион" дигән Республика конкурсы җәйге каникуллар чорында да дәвам итә. Бәйге кысаларында укучылар өлкәннәрне дәүләт муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы белән таныштыралар, шәхси кабинет белән эш итәргә һәм электрон түләүләр башкарырга өйрәтәләр. "Иң актив...