Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чурада узган Симет бәйрәмендә лотерея да уйнатылды

Югары Чура авылында керәшеннәрнең Симет бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм инеш буендагы ямьле урында үтте. Авыш колгага менү, чүлмәк вату, күзләрне бәйләгән килеш бүләк кисеп алу һәм башка төрле уен-бәйгеләр оештырылды. Борынгы керәшен уеннары исә бәйрәмгә онытылмаслык ямь бирде. Бу чараны оештыруда клуб хезмәткәрләре белән бергә эшмәкәр Николай Алексеев башлап йөрде, лотерея...

Югары Чура авылында керәшеннәрнең Симет бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм инеш буендагы ямьле урында үтте. Авыш колгага менү, чүлмәк вату, күзләрне бәйләгән килеш бүләк кисеп алу һәм башка төрле уен-бәйгеләр оештырылды. Борынгы керәшен уеннары исә бәйрәмгә онытылмаслык ямь бирде. Бу чараны оештыруда клуб хезмәткәрләре белән бергә эшмәкәр Николай Алексеев башлап йөрде, лотерея уеннарының иганәчесе дә ул. Иң зур бүләк телевизор иде. Югарычуралылар белән бергә күрше Түбән Чура, Пчеловод, Поршур авылларыннан килгән халык рәхәтләнеп күңел ачты. Гомумән, бу авыллар арасында кунакка йөрешү гадәте күптәннән саклана. Симет бәйрәменә җыелу исә - аеруча күркәм традиция.

фото: http://kazan-times.ru/stories/list?page=101

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk