9 май 2017 яңалыклары
-
Кукмарада Бөек Җиңү бәйрәме (фоторепортаж, 4 өлеш)
-
Кукмарада Бөек Җиңү бәйрәме (фоторепортаж, 3 өлеш)
-
Кукмарада Бөек Җиңү бәйрәме (фоторепортаж, 2 өлеш)
-
Кукмарада Бөек Җиңү бәйрәме (фоторепортаж, 1 өлеш)
-
Вахит егете Нияз Кәримуллин Халыкара фестивальдән диплом белән кайтты (фото)
Чувашия Республикасының Комсомол районы, Урмай авылында V Халыкара "Урмай-Зәлидә" төрки мәдәният фестивале узды. Фестивальдә җир шарының 11 төбәгеннән 380 кеше катнашты. Катнашучылар "Фольклор ансамбль", "Этно-фольклор бию", "Вокал-соло", "Традицион уен коралларында башкаручы" номинацияләрендә көч сынашты. Якташыбыз, Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институтының 3 курс студенты Нияз Кәримуллин әлеге фестивальдә катнашып,...
-
Күрми калмагыз! Бәйрәм салюты кичке сәгать унда була
Бүген Бөек Җиңү бәйрәме көнне Кукмарабызда бик күп чаралар узды. Бәйрәм салютын да күрми калмагыз. Кичке сәгать унда Кукмарабыз аллы-гөлле салют утларына күмеләчәк.
-
Яңа Сәрдек клубында ветераннарны хөрмәтләделәр (фото)
Яңа Сәрдек авылы клубында сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашу булды. Өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылды, чәй өстәле әзерләнде.
-
"Үлемсез полк": Шәфигулла Фәйзуллин
Шәфигулла Фәйзуллин 1907 елның 4 сентябрендә туган. 2005 елда вафат булган. Ризван Фәйзуллин
-
Без хатынны кайдан эзләргә тиеш?
Мин - 23 яшьлек татар егете. Ике ел элек дин юлына бастым, биш вакыт намаз укып, шәригать кушканча яшим. Читтән торып, мәдрәсәдә укыйм, авыл мәчетендә имам булып эшлим. Хәзерге вакытта авылда яшәүче мөселман егетләренә кәләш табуы ничек авыр икәнен белсәгез иде! Авылда кызлар күп, ләкин дин кушканча яшәмиләр, дини тормыш...
-
Кукмарада “Үлемсез полк” акциясе узды (фото)
Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге акциягә Татарстан Республикасы, шул исәптән бистәбез халкы да бик теләп кушылды.
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңү бәйрәме үтте (фото)
Бүген бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 72 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар - безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Тагын бик күп еллар...
-
Сугыш беткән! (Сәрбиназ Әминова истәлекләреннән)
(Әнием Сәрбиназ Әминова истәлекләреннән) Урам уртасыннан йөгерә-йөгерә кычкырып килүче малай, безнең янга килеп җитәрәк туктап калды да, сулышын еш-еш алып: "Сугыш беткән! Ишеттегезме, сугыш беткән! Без җиңдек! Сугыш беткән!" - дип кабатлады. Без Гөлшаһидә апам белән бер-беребезгә карашып, куанычыбыздан, бу малайга кушылып сикерә башладык. Безнең тавышка ишегалдында нидер эшләп йөргән...
-
Әтине сагыну (шигъри мизгел)
Киткән чакта, әткәй, иркәләдең, Сыйпадың һәм кочтың куеныңа. Ышандырдың: "Тиздән кайтырмын", - дип, Җиңеп кайту булган уеңда. Без дә сине исән кайтырсың дип, Тәрәзәдән күпме бакмадык. Күпме генә өзелеп сагынсак та, Юкка гына булды, кайтмадың. Көн дә синнән яхшы хәбәр көттек, Ничек икән диеп хәлләре? Безнең генә түгел, әнкәйнең дә...
-
Якташыбыз Гөлҗиһан апа Закирова 1945 елның 9 маенда туган
1945 елның 9 мае. Ачы сагыш-хәсрәтне, күз яшьләрен эчкә йотып, ачлык-ялангачлык турында онытып, халкыбызның тантана иткән көне бу. Нәкъ шул көнне Мәмәшир авылында яшәүче Өммегөлсем апа һәм Муса абый Исхаковлар гаиләсендә кыз бала җиһанга аваз салган. Сабыйны сөеп-яратып, Гөлҗиһан исемен кушканнар.
-
Вахитта яшәүче сугыш ветераны Сәгыйдулла Усманов: “Пулялар яңгыр кебек яуды”
Вахит авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, 94 яшьлек Сәгыйдулла абый Усмановның сүзләре бу. "Фәрештәләр канатларын җәеп торгандыр инде, яңгыр кебек яуган пуляның ник берсе тисен миңа. Бары тик контузия генә алдым, бер ай ишетмичә йөрдем. Мотоциклда барганда бомба төште дә, мин канауга сикердем. Өстемә балчык ишелде. Курку дигән хисне...