Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңү бәйрәме үтте (фото)
Көн темасы

Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңү бәйрәме үтте (фото)

Бүген бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 72 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар - безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Тагын бик күп еллар...

Бүген бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 72 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар - безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Тагын бик күп еллар үтеп, буыннар алмашынса да, фронт һәм тыл каһарманнарының ил азатлыгы өчен куйган батырлыклары онытылмас, якты истәлекләре халык күңеленнән җуелмас.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев