Якташыбыз Гөлҗиһан апа Закирова 1945 елның 9 маенда туган
1945 елның 9 мае. Ачы сагыш-хәсрәтне, күз яшьләрен эчкә йотып, ачлык-ялангачлык турында онытып, халкыбызның тантана иткән көне бу. Нәкъ шул көнне Мәмәшир авылында яшәүче Өммегөлсем апа һәм Муса абый Исхаковлар гаиләсендә кыз бала җиһанга аваз салган. Сабыйны сөеп-яратып, Гөлҗиһан исемен кушканнар.
-Син тууга, урамнан "сугыш беткән" дип кычкырган тавышлар ишетелде, бу безнең өчен әйтеп бетергесез зур сөенеч булды, дип сөйләгән иде әнием. 96 яшенә җитеп вафат булды мәрхүмә, - дип истәлекләре белән уртаклашты Гөлҗиһан апа Закирова үзе. Аны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова ярдәме белән таба алдым: Бөек Җиңү көненең яшьтәше Киров өлкәсенең Уржум районы Шурма авылында гомер кичерә икән. Күптән түгел генә тормыш иптәше вафат булып, күңеленең төшенке чагына туры килсәм дә, телефоннан бик җылы, матур итеп сөйләште.
-Әтием Муса 1941 елда ук фронтка киткән. Анарчы гаиләдә өч бала булган инде, дүртенчесе кечкенә чагында дөнья куйган. Яу кырында сәламәтлеге какшап, госпитальдә дәваланганнан соң, әтием 1944 елда авылга әйләнеп кайткан. Бәхетле кызым минем, синең бәхетеңә исән калганмын, дип әйтә иде мәрхүм.
-Сезнең туу датасын белгәч, кешеләр моны ничек кабул итә?- дип кызыксындым.
-Документлар белән оешмаларга мөрәҗәгать иткәндә яисә дәваханәгә баргач, паспортыма күз салганнан соң, хезмәткәрләр миңа кабат күтәрелеп карыйлар, йөзләре ачылып китә, - ди җавап бирде Гөлҗиһан апа. - Авылда мөселман кешеләре белән аралашып, йөрешеп яшибез. Алар: "Нинди бәхетле син, шундый зур бәйрәм көнендә тугансың", - диләр, бүләкләр бирәләр. Бу көнне сөенеп көтеп торам. Иртән-иртүк инде котлап шалтыратулар башлана. Балалар, дүрт оныгым туган көнемне зурлап үткәрәләр. Шөкер, бертуганнарымның барысы да исән. Миннән соң әле сеңлем Әнвәр туган. Олы апам Фирдәвес Үзбәкстанда, Сәрвәз Башкортостанда гомер итә. Вакыйф абыем Мәмәширдә төпләнеп калды, Әнвәр исә тормышын Түбән Кама шәһәре белән бәйләде. Кызым Венера да гаиләсе белән шунда яши.
Фермада сыерлар сауган, балалар бакчасында балалар караучы булып эшләгән Гөлҗиһан апа үзе гомер көзен улы Мансур, килене Валентина тәрбиясендә каршылый. Шунысы сөенечле: аны туган авылы Мәмәширдә генә түгел, Тәмәй авылында да ачык йөз белән каршы алалар.
-Каенатамның сеңлесе ул, - диде Равия ханым Исхакова. -Барча туганнары белән аралашып яшибез, туган нигезгә кайткач, безгә дә кунакка киләләр. Фирдәвес апа гына соңгы елларда кайта алмый, яше дә олы, чик аша да үтәргә кирәк, Үзбәкстан чит дәүләт бит. Ярый әле, хәлләрне белешеп тору өчен телефон, интернет бар. 9 майда, шалтыратып, Гөлҗиһан апаны икеләтә бәйрәм белән тәбриклисе булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев