9 май 2016 яңалыклары
-
Поселокта “Үлемсез полк” акциясе узды(+фото)
Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелгән әлеге акциягә Татарстан Республикасы, шул исәптән бистәбез халкы да бик теләп кушылды. "Үлемсез полк" акциясе кысаларында яшьләр оешмалары, мәктәп укучылары кулларына Бөек Ватан сугышы геройларының портретларын һәм чәчәкләр тотып, Җиңү паркына юл алды. Аларга әби-бабайларын, туганнарын, якыннарын сугышта югалткан башкалар да бик теләп кушылды. Ил...
-
Лилия Муллагалиева өченче тапкыр әни булган
Лилия Муллагалиеваның гаиләсендә шатлыклы хәбәр - җырчы малай тапкан! Баланың авырлыгы 4 кг. Лилия олы улы Данил, кызы Ильвина янына өченчегә тагын бер малай алып кайтты. Бала тудыру йортыннан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, баланың да, Лилиянең дә хәлләре яхшы. Шәһри Казан
-
Җиңү паркы каршындагы мәйданда Бөек Җиңү бәйрәме үтте(+фото)
Бүген бистәбезнең Җиңү паркы каршындагы мәйданда һәркем көтеп алган иң зур бәйрәм - Бөек Җиңүнең 71 еллыгы билгеләп үтелде. Әлеге көннең кыйммәтен, бөеклеген берни белән дә тиңләштерерлек түгел.Олысы-кечесе кулларына шарлар, чәчәкләр тотып, мәйданга агылды. Орден-медальләр таккан ветераннар - безнең горурлыгыбыз, әмма аларның сафы елдан-ел кимеп бара. Бүгенге көндә бары тик...
-
Әтәч кенә димәссең...
Газета битләрендә кешеләрнең әтәчләре турындагы язмаларын укыгач, мин дә үзебезнең әтәч турында язарга булдым әле. Өченче елгы әтәчебез бик күркәм, әкәмәт матур иде. Оныкларым аны яратып "Виталик" дип исем куштылар. Беркөнне Виталик тавыкларын ияртеп, әкрен генә бакчага чыгып бара (бакчада алар өчен бүленгән урын бар). Бераз баргач, бер тавык, артка...
-
Спектакль шәп булды
Безнең авыл клубында үзешчәннәр көче белән "Картаямени соң йөрәк?" дигән музыкаль комедия куелды. Барчасы да рольләрне оста итеп башкардылар. Клуб мөдире Рафидә апа Әскәрова, Шаһидулла абый Мотыйгуллин, Айгөл Исхакова, Әлисә Исхакова, Дима Николаев, Илмир Таҗиев, Миләүшә апа Әхмәтҗановалар бу көнне халыкка үзләренең уеннары белән шатлык бүләк иттеләр. Рафидә апаның матур...
-
Җиңү көне
Җиңү көне. 71 ел узган Рейхстагка флаг элгәнгә. Унсигезе тулар-тулмас булган Бик күпләрнең шинель кигәндә. Хәзер инде аксакаллар алар Сугыш хатирәсен саклаган. Алар теләге бер - тынычлыкта Салют кына атсын туплардан. Тыныч булсын дөнья, зәңгәр күктә Яңгыр болыты тик күкрәсен. Киләчәкнең туар ал таңнары Сугыш дигән афәт күрмәсен. Үлгәннәрнең каберен...
-
Район ветераннар советы рәисе бәйрәм белән котлады
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары! Район ветераннар Советы сезнең барыгызны да Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлап, саулык-сәламәтлек, күтәренке күңел, тыныч-имин тормыш тели. Балаларыгыз һәм якыннарыгызның игелеген күреп, бәхетле картлыкта яшәргә язсын. Мияссәр МАНСУРОВ, район ветераннар советы рәисе
-
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм районыбыз кунакларын Җиңү бәйрәме белән котлады
-Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз,- диелә котлауда. -Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый. Җиңү бик кыйммәткә төште. 1418 көн...