Әтәч кенә димәссең...
Газета битләрендә кешеләрнең әтәчләре турындагы язмаларын укыгач, мин дә үзебезнең әтәч турында язарга булдым әле. Өченче елгы әтәчебез бик күркәм, әкәмәт матур иде. Оныкларым аны яратып "Виталик" дип исем куштылар. Беркөнне Виталик тавыкларын ияртеп, әкрен генә бакчага чыгып бара (бакчада алар өчен бүленгән урын бар). Бераз баргач, бер тавык, артка...
Газета битләрендә кешеләрнең әтәчләре турындагы язмаларын укыгач, мин дә үзебезнең әтәч турында язарга булдым әле.
Өченче елгы әтәчебез бик күркәм, әкәмәт матур иде. Оныкларым аны яратып "Виталик" дип исем куштылар. Беркөнне Виталик тавыкларын ияртеп, әкрен генә бакчага чыгып бара (бакчада алар өчен бүленгән урын бар). Бераз баргач, бер тавык, артка калып, курыккан кебек итеп кычкыра башлады. Әтәч моны ишетеп, кире борылып керде дә, тавык янына килеп, канаты белән җиргә бәреп, бер аягы белән тибенеп, тамак төбеннән калын авазлар чыгарып, тавыкны бик нык орышты. "Ник никмәгә кычкырасың?" - диюе булгандыр инде үзенчә. Минем өчен бу әкәмәт тамаша булды. Әтәч тә дулый белә икән бит. Моны күргәч, мин рәхәтләнеп көлдем.
Ләкин ул озын гомерле булмады. Мөгаен, күз тигәндер. Мин аны бик җәлләдем, ләкин ярдәм итә алмадым.
Аннан соңгы әтәчебез каланча кебек. Озын ике аягы өстендә озын гәүдәсе аркылыга эленеп торган шикелле. Үзе кызыл төстә. Шуңадыр инде кызыл төстәге тавыкларны гына ярата. Ак һәм кара төстәгеләрен кыерсыта, ашаганда чукый. Мин аны шуның өчен ачулангалыйм. Кайвакытта шуңадыр инде, арттан килеп сикереп, мине чукымакчы була. Моны күреп, мин аңа "Менә кил әле, хәзер башыңа бирәм", - дип кычкырам. Шуннан соң ул китеп бара.
Әтәч кенә димәссең, характерларын күрсәтә беләләр.
Саймә ХАЕВА, Кәркәүч
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев