9 февраль 2017 яңалыклары
-
Гөмбәле салат
Катлап ясала: - майонез (тәлинкәгә сылыйсы) - пешкән тавык ите (турап яки иттарткычтан чыгарып) - суган (бик аз гына) - майонез - гөмбә (маринадланган шампиньоннар) - йомырка (угычтан чыгарып) - майонез - апельсин (әрчеп, турап, салатның өстен бизисең) Татар ашлары
-
“Татфондбанк” идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган
Кертемчеләргә 90 млннан артык зыян салынган дип фаразлана. Хокук саклау органнарына зыян күрүчеләрдән инде йөздән артык гариза кергән. (Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Казанда "ТФБ Финанс" инвестицияләү компаниесендә акча урлау эше буенча тагын ПАО "Татфондбанк" идарәсе рәисе урынбасары тоткарланган. Бу хакта Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткән. "Татар-информ"...
-
Кукмара кызы Гүзәлгә изге күңелле райондашларның ярдәме кирәк
Күп еллар Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез Гөлнур Әхмәтшинаның кызы Гүзәл Гобәйдуллина бүгенге көндә райондашларның, изге күңелле кешеләрнең ярдәменә мохтаҗ. Гүзәл 1987 елгы, ул күппрофильле лицейда белем алган кыз. Аңа табиблар корсак куышыгында метастазалар белән өченче стадия рак диагнозын куйган. Мәскәүдә операция ясату һәм дәвалану өчен...
-
Шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
Быелның 31 мартыннан "Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчүне) чикләү турында"гы 22.11.1995 елгы 171 санлы Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керә. Әлеге үзгәрешләрдә каралганча, шәһәр җирендә алкоголь продукциясен ваклап сатучы оешмаларның моның өчен мәйданы 50 квадрат метрдан да ким булмаган,...
-
Венера Ганиева: «Данир белән ваннага көчкә сыйдык» (видео)
- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле - юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без...
-
“Каенкай” бакчасына йөрүчеләр уен аша юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә (фото)
Поселоктагы "Каенкай" балалар бакчасында өлкәннәр төркеменә йөрүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" дигән уен үткәрелде. Балалар видеосорауларга җавап бирделәр, хәтта "кара тарма" эчендә нәрсә булуын да белделәр. "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасының Кукмара районындагы бүлек начальнигы Елена Яковлева уенда катнашучыларга "Җәяүле таныклыгы" тапшырды, шулай ук өстәл уеннары һәм...
-
Ятмас Дусайда “Дусай моңнары” бәйгесе узды (җиңүчеләр исемлеге)
Ятмас Дусай авылында яшь талантлар арасында танылган баянчы һәм җырчы Заһретдин Фәхретдинов призына "Дусай моңнары" дигән район конкурсы узды. Бәйгедә 60ка якын укучы катнашты. Призлы урын алучылар менә кемнәр: 1 урын - Ралина Гарәфиева, Әмир Гафиятуллин, 3нче мәктәп, Даниил Сидоров, Нырты мәктәбе, Руфинә Әхмәтҗанова, 3нче мәктәп, Айгөл Хәбибуллина, 3нче мәктәп,...
-
Кукмараның полиция хезмәткәрләре төбәк музее белән танышты (фото)
Кукмара төбәкне өйрәнү музеена бик күп оешмалардан экскурсияләргә киләләр. Әле шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кунак булып китте. Хокук сагында торучылар өчен музейда киңәйтелгән экскурсия оештырылды, сорауларга җаваплар бирелде, дип хәбәр иттеләр музей хезмәткәрләре.
-
“Салават күпере”нә – 50!
"Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршында эшләүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан 18 февральдә, 15 сәгатьтә район Мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Программада: Рәссам, республикада үткән иҗади конкурслар лауреаты Нурислам Галиевның картиналар күргәзмәсен ачу. Казаннан якташ язучылар Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, Рифә Рахман,...
-
Нырты мәктәбендә Парламент дәресе узды
Нырты урта мәктәбендә "Татарстан - 2030: минем республика киләчәгенә керткән өлешем" дигән темага Парламент дәресе узды. Дәрестә Нырты җирлеге башлыгы Рафик Заһидуллин, мәктәп директоры Зәфир Хөсәенов, район мәгариф идарәсе методисты Ирина Ивановалар катнашты һәм чыгыш ясады. Укучыларга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат бирелде, дәрес әңгәмә рәвешендә барды, сорауларга җаваплар бирелде....
-
“Үрәсбаш” хуҗалыгында семинар булды(+фото)
"Кукморагрохимсервис" оешмасының "Үрәсбаш" ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә 2017 елның гыйнвар аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар терлекчелек комплексларында булып, яңа төзелелгән, шулай ук ремонтланган мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.
-
Нотариус Рафил Вәлиев медаль белән бүләкләнде
Россия Федерациясенең федераль нотариаль Палатасы президенты Константин Корсик приказы нигезендә Кукмара нотариаль округы нотариусы Рафил Вәлиев "Нотариатта озак еллар намуслы хезмәте өчен" III дәрәҗә медале белән бүләкләнде.
-
Кукмараның өч балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре бара (фото)
Август аенда махсус комиссия белән мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына хәзерлеген карап йөргәндә кайбер балалар бакчаларының аяныч хәлдә булуына йөрәк әрнегән иде. Яңгырлар вакытында түбәдән су үтеп, тәрәзәләрдән җил уйный торган бинада эшләү, сабыйларга тиешле белем-тәрбия бирү, чыннан да, бик авыр. Әмма мондый проблемалар тиздән бөтенләй бетәр, дип ышанабыз. Чөнки...