Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Салават күпере”нә – 50!

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршында эшләүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан 18 февральдә, 15 сәгатьтә район Мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Программада: Рәссам, республикада үткән иҗади конкурслар лауреаты Нурислам Галиевның картиналар күргәзмәсен ачу. Казаннан якташ язучылар Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, Рифә Рахман,...

"Хезмәт даны" газетасы редакциясе каршында эшләүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсе оешуга 50 ел тулу уңаеннан 18 февральдә, 15 сәгатьтә район Мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Программада:

Рәссам, республикада үткән иҗади конкурслар лауреаты Нурислам Галиевның картиналар күргәзмәсен ачу.

Казаннан якташ язучылар Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Газинур Морат, Заһид Мәхмүди, Рифә Рахман, Рүзәл Мөхәммәтшин, Чаллыдан Рәшит Бәшәр, Резидә Гасыймова, Таһир Исмәгыйлов һ. б. котлау-чыгышлары.

Районыбызда иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, композиторлар иҗаты белән танышу, "Кукмара кышы" татар җыры конкурсының төрле еллардагы лауреатлары концерты.

Татар хатын-кызларының милли кием үрнәкләрен күрсәтү.

Якташ язучылар, райондашларыбызның китапларыннан күргәзмә.

Татар китаплары сәүдәсе.

Бәйрәмгә керү бушлай. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев