Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле - юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без анда киенеп утырган, муеннарыбыз гына күренеп тора. Ул ваннага икәүләп көчкә сыйдык әле. Күбекләр җибәреп утыру - минем тәкъдимем булды. ЗАГС өлеше дә кызык. Анда ничә дубль ясаганбыздыр?! Башта ярты сәгать тынычлана алмый көлештек әле. Көлеп туйганнан соң, төшердек. Флешмоб безнең ишек алдында төшерелде, анда минем шәкертләрем дә катнашты. Кыскасы, юмор белән эшләнгән матур клип килеп чыкты, аны төшерүне бер зур бәйрәмгә әйләндердек. Татар эстрадасында әлегә андый клип юк дип әйтә алам. Ә, юк, Салават Миңнеханов матур клиплар төшерә, аның да сюжетлары бик кызыклы килеп чыга, карарга яратам.
"Данир - Венера" клибының рейтингы бик югары булды чыккан вакытында. Казанда узган концертларда ул җырны бергәләп сәхнәдә башкардык. Халык безне дәррәү алкышларга күмде. Димәк, юкка тырышмаганбыз.
Венера Ганиева: «Данир белән ваннага көчкә сыйдык» (видео)
- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер. Хәмдүнә Мөнир Рахмаев клибында төшә, мин - Данирныкында... Миңа калса, клип бик уңышлы килеп чыкты. Сценариен бергәләп уйладык, анда минем идеяләр дә бар. Клипның төп өлеше минем йортымда, калганы - Данирныкында төшерелде. Иң кызык мизгеле - юынып утыруыбыз. Әлбәттә, без...
- Данир Сабировның клибында төшү - пиар өчен эшләнгән әйбер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев