9 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Татарстаннан 98 мең Татфондбанк кертемчесе иминият акчаларын алды
Агент-банклар аша кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 проценты түләнгән. (Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ») «2017 елның 9 гыйнварена 98 меңнән артык Татфондбанк кертемчесе агент-банклар аша 35 млрд 767 млн сум иминият акчаларын алды, бу кайтарылырга тиешле иминият суммасының 77,2 процентын тәшкил итә», - дип хәбәр итте Татарстан икътисад министры Артем Здунов....
-
Вакытлы хакимият ИнтехБанк счетларын өлешчә туңдырды
ИнтехБанк кертемчеләре мораторий кертелгәннән соң счетларына кергән акчаларны куллану мөмкинлеген алды. (Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Вакытлы хакимият Россия Банкы белән берлектә ИнтехБанк счетларын өлешчә туңдырды, дип сөйләде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясе барышында Татарстан икътисад министры Артем Здунов. Эшмәкәрләр мораторий кертелгәннән соң (23 декабрь) кергән акчаларын куллану мөмкинлеген алды.
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 10 гыйнварда синоптиклар Кукмарада болытлы һава торышы фаразлый, бераз кар явачак. Температура иртән -20, -24 градус, көндез -17 градус тирәсе булачак. Кичкә таба көн бераз җылыта. Атмосфера басымы 752 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Зур Кукмара фермасында янгын: 400 баш терлек коткарылган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге сәгать 6.46да Зур Кукмара авылындагы фермаларның берсендә янгын чыга. МЧС хезмәткәрләре килгәнче ферма хезмәткәрләре тораклардан 400 баш мөгезле эре терлекне урамга чыгарып, төп бинадан 50 метр читтә булган утарга кертәләр, шул рәвешле малларны коткарып калалар. Янгын нәтиҗәсендә ферманың 300 квадрат метр мәйданда...
-
Березняк авылында плотина чистарту эшләре бара (фотолар)
1973 елда районыбызда, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге зур вакыйгаларның берсе булып мөгаен, Березняк авылында плотина төзелү булгандыр. Ул вакытта республиканың Мелиорация министры булып эшләүче Минтимер Шәймиев янына районыбызның "Алга" хуҗалыгын җитәкләүче, халык алдында абруе зур булган, колхоз өчен янып-көеп йөрүче, авыл хуҗалыгында яңалыклар кертүче, новатор Мияссәр Мансуров килә. Ул үзенең плотина...
-
Кышкы суыклар аркасында мәктәпләрдә каникуллар озынайтылмады
Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Татар-информ"га. "Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала", - дип аңлаттылар министрлыкта. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр түбәндәге очракта кичектерелергә мөмкин: шәһәрдә...
-
Физик затлар һәм эшмәкәрләр игътибарына!
"Азык-төлек булмаган спиртлы продукцияне ваклап сатуны туктатып тору турында"гы Россия баш дәүләт санитар табибының 23.12.2016 елгы 195 санлы карары кабул ителде. Әлеге карар нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә составында 25 проценттан күбрәк этил спиртлы азык-төлек булмаган продукцияне ( бу парфюмерия һәм пыяла чистарткыч-югыч продукциягә кагылмый) ваклап сатуны 30 тәүлеккә...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев юбилярларны бәйрәмнәре белән котлады
15 гыйнварда Княгорда яшәүче Садыкова Алтынай Сәгыйт кызына, 17 гыйнварда Кукмарада гомер кичерүче Галиуллина Сәкинә Галиулла кызына, 20 гыйнварда Лельвижда яшәүче Васильев Иван Павловичка - 95 яшь тула. Ә Пчеловодтан Елисеева Татьяна Гордеевна 20 гыйнварда үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый,...
-
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда актив катнашучылар Рәхмәт хатларына ия булды
Башкалада авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыруда нәтиҗәле хезмәтләре өчен Байлангар, Зур Кукмара, Важашур, Каенсар, Кәркәүч, Күкшел, Мәмәшир, Манзарас, Нырья, Поч.Кучук, Пычак, Туембаш, Чарлы авыл җирлекләре башлыкларына Казан шәһәренең Совет районы Башкарма комитеты администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды, район кулланучылар җәмгыяте рәисе Илһаметдин Зариповка рәхмәт белдерде.