Зур Кукмара фермасында янгын: 400 баш терлек коткарылган (фото)
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге сәгать 6.46да Зур Кукмара авылындагы фермаларның берсендә янгын чыга. МЧС хезмәткәрләре килгәнче ферма хезмәткәрләре тораклардан 400 баш мөгезле эре терлекне урамга чыгарып, төп бинадан 50 метр читтә булган утарга кертәләр, шул рәвешле малларны коткарып калалар. Янгын нәтиҗәсендә ферманың 300 квадрат метр мәйданда...
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген иртәнге сәгать 6.46да Зур Кукмара авылындагы фермаларның берсендә янгын чыга. МЧС хезмәткәрләре килгәнче ферма хезмәткәрләре тораклардан 400 баш мөгезле эре терлекне урамга чыгарып, төп бинадан 50 метр читтә булган утарга кертәләр, шул рәвешле малларны коткарып калалар.
Янгын нәтиҗәсендә ферманың 300 квадрат метр мәйданда түбәсе яна. Хуҗалыкка 70 мең сумлык зыян килә. Хәзерге вакытта тикшерү, янгын чыгуның сәбәпләре ачыклау эшләре бара.
Фото фаҗига урыныннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев