Березняк авылында плотина чистарту эшләре бара (фотолар)
1973 елда районыбызда, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге зур вакыйгаларның берсе булып мөгаен, Березняк авылында плотина төзелү булгандыр. Ул вакытта республиканың Мелиорация министры булып эшләүче Минтимер Шәймиев янына районыбызның "Алга" хуҗалыгын җитәкләүче, халык алдында абруе зур булган, колхоз өчен янып-көеп йөрүче, авыл хуҗалыгында яңалыклар кертүче, новатор Мияссәр Мансуров килә. Ул үзенең плотина...
1973 елда районыбызда, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге зур вакыйгаларның берсе булып мөгаен, Березняк авылында плотина төзелү булгандыр. Ул вакытта республиканың Мелиорация министры булып эшләүче Минтимер Шәймиев янына районыбызның "Алга" хуҗалыгын җитәкләүче, халык алдында абруе зур булган, колхоз өчен янып-көеп йөрүче, авыл хуҗалыгында яңалыклар кертүче, новатор Мияссәр Мансуров килә. Ул үзенең плотина төзү максатын, плотинаның кирәклеген аңлата һәм Минтимер Шәрипович аңа булышырга ризалыгын бирә. Шулай итеп, Березняк авылында плотина барлыкка килә, су сиптерү җайланмалары куела. Бу яңалык уңаеннан колхозда район, республика семинарлары үткәрелә. Семинарларның берсендә М. Шәймиев үзе дә катнаша һәм бу эшкә зур бәя бирә.
Заманалар үзгәрә, җитәкчеләр алышына, плотинага игътибар кими һәм ул ташландык хәлгә килә. Ләкин соңгы 7-8 ел рәттән килгән корылык плотинаның кирәклеген искә төшерә. Районыбыз җитәкчелеге бу эшкә ныклап алынды. Ел саен район территориясендә плотиналарның сафка басуы, төзекләндерелүе шуны раслый.
Березняк плотинасының да төзекләндерелә башлавы шушы җирлек өчен уңай күренеш. Плотина иң беренче чиратта янгын куркынычсызлыгы дигән сүз. Гадәттә янгын сүндерү машиналары чираттагы суны каян алырга белми. Авылда су булмау, гидрантлар булмау иң борчыган мәсьәлә. Бүгенге көндә иң яман нәрсә, янгын нәтиҗәсендә өйсез, хуҗалыксыз калган кеше. Ә җирлектә плотина бар икән, каян су алырга дип кайгырасы юк.
Плотина ул ял итү урыны да. Яр буйларын матурлап куясың икән, ул су коену өчен, ял итеп күңелеңне тынычландыру, дөньга карап хозурлану өчен менә дигән урын, Мисыр, Төркияләрең бер якта торсын. Плотина янындагы басуларда су сибеп җиләк - җимешен үстерергә була. Авыл кешеләре гел Кукмарага барып ял итә алмый бит инде, бигрәк тә маршрут автобуслары йөрмәгән заманда. Сусыз, чишмәсез авыл бер дә матур түгел бит ул. Шуңа күрә авылга, аның җитәкчеләренә бәя бирәсең килсә, бу авылның чишмәләрен, су буйларын, урамнарының чисталыгын карарга кирәктер.
Су - дөньядагы иң кадерле бүләк. Аны саклый белү безнең бурыч. Заманында районыбызда ПМК-25 мелиорация оешмасы бар иде. Аның җитәкчесе Әхмәтҗанов Тимерхан Галимҗан улы районыбызны сулы итү өчен зур хезмәт куйды, район халкы аның хезмәтен әле дә бары тик уңай яктан гына телгә ала.
Үз вакытында Березняк мәктәбенең "Кырмыска" төркеме дә плотинаны чиста тоту, чүпләрне булдырмау, чишмәләрен чистартып, карап тору эшендә шулай ук зур хезмәт куйды.
Березняк плотинасында бу арада кызу эш өсте бара. Авылның егетләре дә булдыра алганча плотинаны чистарту эшенә керештеләр. Рәсүл Гыйниятов җитәкчелегендәге төркем сулыкны киселгән ботаклардан чистарта. Яңа ел бәйрәмнәре дип өйләрендә ятмадылар, һәркем тырышып эшләде. Районыбызның "аяклы тарихы" Мияссар ага Мансуров та түзмичә, даими рәвештә Березняк егетләре янында булды, аларга мактау сүзләрен җиткерде. "Мондый яшьләр булганда авыл яшиячәк!" - диде ул. Чыннан да, үз гомерендә ачлык, ялангачлыкны күргән, тырыш хезмәте аркасында абруй казанган, республика җитәкчелеге тарафыннан хөрмәт ителгән Мияссар ага белми әйтмәс.
Березняк мәктәбенең география укытучысы Расил Нәбиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев