8 май 2017 яңалыклары
-
Татарстанда көчле җил һәм яшенле яңгырлар көтелә
Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк.
-
Район башлыгы Сергей Димитриев Җиңү бәйрәме белән котлады
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.
-
Тагын бер Путин туган
Махачкалада туган балага Россия Президенты хөрмәтенә Путин исемен кушканнар. Дагыстан ЗАГСы кәгазендәге исем графасында Путин Амануллаевич дигән язу тора. Документ 25 апрельдә тапшырылган. Сүз уңаеннан: күптән түгел Мисыр журналисты Моамен Мухтар да улына Путин исемен кушкан иде. Таҗикстаннан Владимир өлкәсенә яшәргә күчкән Джураевлар гаиләсендә дә шундый исемдәге бала үсә, дип...
-
Кукмара 4нче мәктәбенең элеккеге директоры – тынгысыз фидакарь шәхес
Кукмара 4нче урта мәктәбендә эшләгән елларны сагынып утырганда, без һәрвакыт аның беренче һәм алыштыргысыз директоры булып торган, бүгенге көндә лаеклы ялда үзенең тормыш иптәше Рәшидә апа Корбангали кызы белән берлектә балаларының, оныкларының куанычларына шатланып яшәүче, хәзер дә тынгысыз йөрәкле Рафаэль Рашит улы Мостафинны искә алабыз. 1989 елның августы. Мәктәп әле...
-
"Үлемсез полк": Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы һәм Хисаметдинов Нотфулла Хисаметдин улы
Минем бабам (әтиемнең әтисе) Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көне җитеп, Германиядән кире кайтырга чыккач, боларны кабат фронтка - Япон сугышына җибәрәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, кире кайтырга приказ була. Әбием сөйләвенчә, бабайлар күперне саклап,...
-
Кукмара районы эзтабарлары Новгород өлкәсендәге Үлем үзәненә экспедициягә китте
Олыяз урта мәктәбенең Гомәр Хаҗиев җитәкчелегендәге "Хәтер" төркеме өчен Бөек Җиңү көне алдыннан Новгород өлкәсендәге Үлем үзәненә сәфәр кылу күркәм традициягә әверелде. Әлеге укучылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның калдыкларын эзләү эшләрендә катнашып, аларны тиешенчә җирләү, исемнәрен ачыклауга үзләреннән өлеш кертәләр һәм чын мәгънәсендә патриотик тәрбия мәктәбен үтәләр. "Хәтер"...