8 май 2017 яңалыклары
-
“Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенең яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә роле бик зур
Самара өлкә балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" исемле VIII Халыкара акциясен үткәрү инициативасы белән чыккан иде. Әлеге акциянең максаты -сугыш чоры балалар әдәбияты үрнәгендә кече һәм урта яшьтәге китап укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. Әлеге изге эштән безнең китапханә дә читтә калмады. Акциядә катнашу өчен теркәлү үтеп электрон билет алдык...
-
Кече Чурада искә алу кичәсе: "Аяз булсын күгебез"
Кукмара районы Кече Чура авылы мәдәният йортында бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Аяз булсын күгебез" исемле Бөек Ватан сугышы батырларын искә алу кичәсе булып узды. Балалар башкаруындагы моңлы җырлар, шигырьләр, халык биюләре белән үрелеп барган музыкаль кичә бер кешене дә битараф калдырмады. Җыелган авыл халкы, килгән кунаклар күтәренке рух һәм...
-
Трыш клубында өлкәннәрне хөрмәтләделәр (фото)
Трыш авылы мәдәният йортында Бөек Җиңү көненә багышланган "Кирәкми безгә сугыш" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичәдә З.Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" спектакленнән өзек күрсәтелде. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр уку белән үрелеп барды. Сугыш чоры балалары тагын бер кат сугыш хатирәләрен яңарттылар, киләчәк буынга үзләреннән теләкләр җиткерделәр. Дөньяларыбыз тыныч, күгебез аяз, табыннарыбыз...
-
"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлеге хезмәткәрләре өлкәннәрнең хәлен белде
"Бердәм Россия" партиясенең Кукмара җирле бүлеге хезмәткәрләре Манзарас җирлегендә яшәүче тыл ветераннары: Өлгедән Җәүһәр апа, Манзарас авылыннан Закирә апа белән Рафак абыйга бәйрәм бүләкләре тапшырды.
-
Татарстанда еланнар котыра
Яр Чаллы һәм Круглое Поле бакча ширкәтләрендә, Тукай һәм Зәй районнарында еланнар активлаша башлаган. Бу хакта елан чагу буенча профилактикага багышланган пресс-конференциядә 2нче шәһәр хастаханәсенең терапия бүлеге мөдире Ләйсән Ханова әйтеп узды. - Елан чаккан очракларда жгут салу киңәш ителми. Юкса, тукымаларда некроз башланырга мөмкин. Иң кулай эш: яраны бәйләп,...
-
Кукмарада "Үлемсез полк" тантанасы район Башкарма комитеты бинасы яныннан башлана
9 Май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе уздырылачак. Әлеге акциягә район халкын актив кушылырга чакырабыз. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә чарада катнаша аласыз. "Үлемсез полк" акциясенең тантаналы йөреше район...
-
Кукмарада узачак 9 Май - Җиңү көне бәйрәме программасы
7.30-8.30 сәгатьтә 25 мотоциклчыдан торган байкерлар колоннасының Кукмара шәһәре буйлап тантаналы йөрүе. 9.00 сәгатьтә Кукмарадагы Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда җиңел атлетитка буенча эстафета. Яшь аермасы чикләнми, ике кыз, ике егет. 9.00-9.50 сәгатьтә - Кукмараның үзәк урамы буйлап механикалаштырылган һәм җәяүлеләр колоннасының, "Үлемсез полк" акциясендә катнашучыларның тантаналы төстә Җиңү паркына баруы....
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Бәйрәмгә чыкканда өскә нәрсә кияргә? Кулчатыр алыргамы? Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 9 майда кукмаралыларны аязучан болытлы һава торышы көтә. Һава температурасы иртән +11 градус булса, көндезге сәгать уникеләргә +20 градуска кадәр күтәреләчәк. Яңгыр сибәләп китүе ихтимал.
-
Балаларга сугыш турында укыйбыз
Пычак авылы китапханәчесе Галимова Фирдәүсә Арпаяз авылы башлангыч сыйныйф укучылары белән "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция кысаларында "Алар җиңү алып кайтты" дигән дәрес үткәрде. Дәрес барышында үзебездә яшәүче сугыш ветераныбыз Җиһаншин Каим абыйның тормышы, тыл ветераннарыбыз белән таныштырылды. "Онытырга мөмкин түгел" дигән китап күргәзмәсе эшләнеп, күзәтү ясалды. Күргәзмәгә куелган...
-
"Үлемсез полк": Йөзмөхәммәтов Сөнгатулла Йөзмөхәммәт улы
-
“Еламаган минутым юк. Нишләргә белмим. Тормышыбыз җимерелде..."
Казанда яшәүче Эльза Апакова бердәнбер кызының сәламәтлеге өчен борчылып яши. "Еламаган минутым юк. Нишләргә дә белмим. Кинәт килеп чыккан бу авыру бар тормышыбызны җимерде", - ди ул. 2015 елда Эльза кызы Каринаның аягында тары ярмасы кадәрле генә шеш күреп ала. Баштарак аңа бик игътибар итмиләр. Әмма нәкъ бер елдан ул...
-
Кукмара делегациясе Бөек Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган тантанада катнашты (фото)
Район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге делегация бүген Казанда Бөек Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Әлеге чара Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт Опера һәм Балет театрында узды. Фото Инстаграмнан алынды
-
Чарлы җирлегендә яшәүчеләр өмәгә чыкты (фото)
Чарлы авыл җирлеге, клуб, балалар бакчасы һәм Тат.Тулба авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе хезмәткәрләре бергәләп район өмәсенә чыктылар. Аларның тырышлыгы белән юл буенда үсүче агачлар посадкасы чистартылды. Хөрмәтле райондашлар, юл буйларындагы чисталыкны бергәләп сакласак, юл йөрүләре дә күңеллерәк булыр иде! Гөлнара Хәсәнова
-
“Урал” хуҗалыгы өлкәннәргә бүләкләр әзерләгән (фото)
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Олыяз авылында яшәүче тыл ветераннарына, ветераннарның тол хатыннарына, әтиләре сугышта үлгән әби-бабайларыбызга "Урал" хуҗалыгы бүләкләр әзерләде. Өлкәннәрне авыл җирлеге рәисе, китапханәче, мәдәният йорты җитәкчесе котлады һәм бүләкләрне өләште. Һәрбер өйдә безне якты йөз белән каршы алып, зур рәхмәтләр әйтеп озатып калдылар. Китапханәче: Камалиева Сөмбелә.
-
"Үлемсез полк": Мөхтәрев Нурулла Мөхтәр улы
Безнең әтиебез, бабабыз Мөхтәрев Нурулла Мөхтәр улы 1905 елда Түбән Өскебаш авылында туа. Сугыш башлангач, Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Исән чагында аның сөйләгән сугыш чоры хатирәләре безнең мәңге хәтердә калачак. Миләүшә Шаһабиева